QR-лы чынбарлык: «ВТ» хәбәрчесе сәүдә үзәкләрендәге хәлләрне белеп кайтты

Татарстан халкы QRкодлы тормышка аяк басты. Әллә күпкә, әллә бик азга әлегә билгесез. Һәрхәлдә, күп нәрсә халыкның аңлы булуыннан һәм җаваплылыгыннан торачак. Моның буш сүз түгеллеген барыбыз да сизгәндер инде хәзер.

«Чирне кичектереп буламы соң?»

Гаҗәп түгел, Хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашуның да күп өлеше коронавируска багышланды. Аңлашыла инде: яңалык күп, сораулар аннан да күбрәк. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хакимият сайлаган бу юлның дөреслеген аңлатырга тырышты.

Аның сүзләренчә, әлеге адымга барырга киеренке санитар-эпидемиологик вазгыять этәргән. Сүз уңаеннан, коронавирус инфекциясеннән чирләүчеләр саны арту Россиянең 77 төбәгендә күзәтелә. Татарстан да шулар рәтендә.

Кискен карарга килгәнче, бизнеска да, халыкка да әзерләнергә бераз вакыт бирергә мөмкинлек булмадымы икән соң, дигән сорау да борчымый түгел. Лилия Галимова бу җәһәттән:

– Коронавирусны кичектереп буламы соң? Чир таралуны кичектереп, без ияләшә торыйк, син бераз гына көтеп тор, дип буламы? – диде. – Хәзерге вазгыятьне янгын белән чагыштырып карыйк. Пыскый гына бит әле, дөрләп янмый, көтик, янып киткәч, уйларбыз, дию мөмкин хәл түгел. Пандемия безнең теләкләргә карап тормый.

Яңа кагыйдәләр турында сүз алып барганда, хакимият кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормыш иминлеген саклау бурычын өстен күргән. Шулай ук бизнес вәкилләренең дә эшен туктатмавы мөһим булган.

– Берәү дә әти-әнисе, әби-бабасы, балаларының үлүен теләмәс. Үлчәүдә – кеше сәламәтлеге, эш урыннарын саклау. Безнеңчә, тигезлекне (баланс. – Ред.) саклый алдык кебек. Локдаун (тулаем чикләү. – Ред.) кертү турында да фикер булды. Әмма моннан кемгә файда булыр иде? – диде Лилия Галимова.

Мондый карарга килеп Татарстан Президенты да үз өстенә зур җаваплылык алды дип искәртә ул.

– Ул бары бер генә максат белән эш итә: кешеләрнең тормышын саклап калу. Беркемнең дә бизнесны махсус чикләргә теләге юк. Бу чорны кичерергә кирәк. Әгәр без вакцина ясату буенча яхшы динамика күрсәтсәк, Роспотребнадзор моны күрер, – диде Лилия Галимова.

QR-кодлар кафе-ресторан, сәүдә үзәкләренә эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеген бирә. Беркем дә аларны ябарга кирәк дигән фикердә тормый, дип искәртте Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе.

– Бер Татарстан гына мондый хәлдә түгел. Шушындый ук кагыйдәләрне дистәләгән төбәк кертте. Инфекциянең чикләре юк аның, – диде Лилия Галимова.

Сүз уңаеннан, QR-код ярдәмендә мәдәни күңел ачу чараларына керү мөмкинлеге илнең – 26, спорт чараларын тамаша кылу – 25, кафе-рестораннарга йөрү – 22, кунакханәләргә урнашу 13 төбәгендә гамәлгә кертелгән.

«Бизнес һәм халыкка авыр» дигән сүзләрдән соң ике елга якын коронавируслы вазгыятьтә эшләргә мәҗбүр булган медицина тармагын да искә төшерде Лилия Галимова. Аның әйтүенчә, аларга тагын да авыргарак туры килә.

– Бу хәлләрне үзләре аша кичерү өчен кайдан көч табадыр алар, һич аңламыйм! Алар белән бер-бер хәл булса? Хәзер тармак коронавируслы сырхауларны дәвалауга юнәлгән, өзеклек килеп чыкса, ни булыр? Бу – бик җитди, әмма җиңел бирелмәгән карарлар, – диде ул.

Мәҗбүри вакцина ясату таләбенә килгәндә, бу очракта да кичектереп тору дигән кагыйдә дөрес булмас иде. Лилия Галимова әйтүенчә, коронавируслы сырхауларга бәйле статистика соңгы арада бер дә куандырмый. Саннар турында ишетү түгел, аларга карау да куркыныч. Бер сан артында – күпме кешенең гомере… «Әлбәттә, чикләү чаралары күпләрнең күңеленә хуш килмәячәк. Әмма аларның максаты – кеше гомерләрен саклау», – диде ул.

Вакцина ясатучылар арту сәбәпле, прививка кадату пунктларын арттыру турында да уйлаячаклар. Киеренке вазгыятьтән бердәнбер чыгу юлы шушы булуы да кат-кат искәртелде. Прививка запасы һәркемгә җитәрлек дип тә ышандырдылар.

Код белән – рәхим ит!

Кешеләрнең дә, сәүдә үзәкләренең дә QR-кодлы чынбарлыкка ничек ияләшүен «ВТ» хәбәрчесе дә күреп кайтты.

Иң элек «Парк Хаус» үзәгенә сугылдык. Ярым буш парковка, керү ишекләре янында берән-сәрән кешеләр. Һәркайсының кулында йә электрон QR-кодлы телефон, йә кәгазь белешмә. Хәер, кәгазь белешмәләр белән эчкә узу мөмкин түгеллеген бер генә әйтмәдек инде. Кабат искә төшерик: ирек тояр өчен электрон код кирәк.

«Парк Хаус» сәүдә үзәгенең сак хезмәткәрләре шактый ягымлы. Коды булмаганнарга аны ничек һәм кайдан алырга икәнен дә, ни өчен кәгазь белешмә белән генә эчкә узып булмавын аңлатып армыйлар.

«ВТ» хәбәрчесе дә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетында сакланган QR-кодын күрсәтеп, эчкә узды. Арттарак торган бер парга исә бу бәхет тәтемәде. Дөресрәге, яшь егеткә эчкә керү тыелды. «Мин бит вакцинаны ясата башладым, беренче дозасын алдым», – дип аңлатырга тырышса да, сак вәкилләре: «Ике дозадан соң гына вакцинаны тулысынча узган саналасыз», – дип, аны кире борды.

QR-код димәктән. Сак хезмәткәрләре аны сканлаштырып тикшерә. Шул рәвешле шәхеснең исеме, фамилиясе һәм атасының исеменең беренче хәрефләре, паспорт сериясенең соңгы саннары чыга. Тик бу мәгълүматны паспорт-фәлән белән тикшереп тормадылар. Бу исә бер үк код белән башкаларга да керү юлын ача түгелме? Искәртеп үтик: мондый кырын эш өчен закон алдында җавап тотасы бар. Чит кешенең QR-кодларын файдаланган кешеләргә 80 мең сумга кадәр штраф, ярты елга арест яисә ике елга кадәр мәҗбүри эш яный.

Ә «Парк Хаус» эче – буп-буш. Элеккечә сәүдә дә гөрләми. Сатучылар да боек. Газета-журналлар, тәбрикләмә, канцелярия товарлары белән сату иткән нокта хезмәткәре, уенын-чынын бергә кушып: «Кеше аз булу, бер яктан, начар түгел. Менә товарларга ревизия ясаганым юк иде. Тынычлап шуны эшлим. Комачау иткән, бүлдергән кеше юк», – ди. Мондый шартларда да күтәренке кәефтә калучылар мактауга лаек, әлбәттә.

Ямашев проспектындагы «Бәхетле» сәүдә үзәгендә вазгыять башка төрлерәк. Эчкә үтү дә җайлырак. Сканлап-нитеп торыш юк, телефоннан йә кәгазьдәге QR-кодны күрсәтәсең дә узасың. Шуңа да биредә кеше дә шактый иде. Әмма, нигездә, барысы да азык-төлек белән сату иткән «Бәхетле» кибетенә агыла.

Тик QR-кодсыз керү мөмкин түгел. Берәүне хәтта, ихтыяҗы барлыгын аңлатырга, исбатларга маташса да, кертмәделәр. Аяк киеменең табаны тузган иде бахырның. Тиз генә икенче каттагы кием-салым кибетенә менеп төшәсе икән. Ләкин…

«ИКЕА» сәүдә үзәгенә исә «ВТ» хәбәрчесе дә сак хезмәткәре белән шактый тарткалашканнан соң гына керә алды. «Дәүләт хезмәтләре» порталында рәсми код була торып та, кертәсе түгелләр иде. Сәбәбе – түбәндәге кыска гына сөйләшүдән аңлашыла.

– Минем телефон сезнең кодны укымый. Димәк, ул дөрес түгел.

– Күз алдыгызда «Дәүләт хезмәтләре» порталын ачам бит.

– Юк, кодны сканлап булмый.

– Бу очракта нишләргә?

– Димәк, кермисез.

Шушы ук хәл чиратта торган тагын берничә кеше белән кабатланды. Кемдер сүгенеп кире борылды, кемдер сабыр итеп, кабат-кабат чират торып карады. «ВТ» хәбәрчесе дә икенче мөмкинлектән файдаланып карарга булды. Әмма сәүдә үзәгенә код ярдәмендә түгел, ә… сак хезмәткәренең телефоны сүнү аркасында керә алды. Бу инде хезмәткәрләрнең дә әлегә мондый шартларга әзер булмавын күрсәтә түгелме?

Чулпан Гарифуллина

Автор фотолары

 


Фикер өстәү