Казанда автобус белән трамвай бәрелешкән: 8 кеше зыян күргән

Татарстан Прокуратурасы Декабристлар урамында автобус һәм трамвай катнашында булган юл һәлакәте факты буенча тикшерү башлый, анда сигез кеше зыян күргән, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юлда ПАТП №9 автобусы белән трамвай бәрелешкән. Ике зыян күргән кешене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә илткәннәр. Тагын биш кешегә һәлакәт урынында ярдәм күрсәтелгән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Күзәтчелек ведомствосы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен, шулай ук җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге законнар үтәлешен тикшерәчәк. Тиешле таләпләрне бозу очрагы ачыкланганда, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк.


Фикер өстәү