Мәскәүдә коронавирустан вакцина ясаткан өлкәннәргә 10 мең сум акча түләнә

Мәскәү пенсионерлары коронавирстан вакцинация ясаткан өчен «Сәламәтлек турында кайгырту» дигән бүләк җыелмалары урынына 10 мең сум күләмендә акчалата компенсация ала алачак. Әлеге карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады, дип хәбәр ителә шәһәр хакимияте башлыгының рәсми сайтында.

«Мәскәү Хөкүмәте Covid-19 вакцинациясен өстәмә стимуллаштыру программасында катнашучы өлкән яшьтәге гражданнарга компенсация түләүләрен билгеләде. Бу мәсьәлә буенча карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады. 12 октябрьдән башлап бүләк җыелмалары урынына 10 мең сум күләмендә компенсация алырга булачак», — диелә хәбәрдә.

2021 елның 23 июненнән 31 декабренә кадәр прививка ясаткан 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар «Сәламәтлек турында кайгырту» дигән бүләк җыелмаларын алачак, дип хәбәр ителгән иде.

Акция башланганнан бирле 240 меңнән артык Мәскәү пенсионеры бүләк җыелмаларын алырга өлгергән.

2021 елның 12 октябреннән бүләк җыелмалары урынына теләге булган һәркем 10 мең сум күләмендә акча алачак. Моның өчен паспорт, вакцинация турында сертификат һәм бүләк җыелмасы сертификаты белән шәһәрнең теләсә кайсы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә гариза бирергә генә кирәк.


Фикер өстәү