Ташказаннар сере: «ВТ» журналисты Татарстанның күпләр белмәгән гаҗәеп урынында булып кайтты

Чирмешән районының Кармыш авылы янәшәсендәге ташказаннарны карарга кайлардан гына килмиләр.  Галимнәр арасында бу ташларны табигать һәйкәле диючеләр дә бар. Күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, бу урыннан бала елаган тавышлар да ишетелгән, дип шомландыра. Башка беркайда да очрамаган ташлар «ВТ» хәбәрчесенә дә кызык тоелды.

Инстаграмда берәүнең ташказаннар янында төшкән фотосын куйгач, без дә битараф кала алмадык. Барыйк, күрик, дидек. Кармыш авылыннан ике чакрым ераклыкта гына булса да, әлеге урынны шактый эзләргә туры килде. Ни өчен дигәндә, бер язу да эленмәгән, сукмак та юк. Басу сөрүче тракторчы егет, тар гына сукмак күренер, дисә дә, үләннәр арасында калган юл тиз генә табылмады. Эзли торгач, таптык барыбер. Беренче карашка, ташлар ничектер җан ияләренә дә охшаган кебек тоела. Ә инде араларында үрмәли торгач, кузгалмаслык ташлар икәнен аңлыйсың. Монда килүчеләр һәрберсе нәрсәдер язып калдырырга тырышкан. Йөрәк рәсемнәре дә, гашыйкларның исемнәре дә бар монда. Бу хикмәтле ташларга карагач, ташказаннарда ашарга пешермәгәннәрме икән, дип тә уйлый башлыйсың. Үзенчәлекле ташларга сокланып йөрдек тә, тарихын белгән берәр кеше булмасмы дип, авыл мәктәбенә киттек.

Кармыш мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм  әдәбияты укытучысы  Фирүзә Юнысова, ташказаннарның ничек барлыкка килүе турында төгәл мәгълүмат юк, диде. Шулай да халык телендә йөргән риваятьләр бар икән. Нариман Кәримов «Кармышым» дигән китабында да язган бу хакта.

– Без дә анда кечкенә чакта бара идек. Галимнәр дә килгәләде, хәзер географлар өчен дә кызыклы урынга әйләнде ул. Әмма ничек барлыкка килүен берәү дә белми, – ди ул.

Фирүзә Юнысова әйтүенчә, халык телендә ташказаннар җир астында булган, язгы ташулар агып, аны шомартып, түгәрәк формага китергән дигән фаразлар бар. Монысы – беренчесе. Икенчесе – колхозлашу чорында анда төрле районнардан колхозга кермәгән кулакларны сөргәннәр. «Җилле, яшәргә җайсыз җирләр бу. Анда аларның эчәргә сулары да булмаган. Җирне казып, шунда яшәү урыны булдырганнар. Яңгыр суларын җыеп эчкәннәр. Соңрак аларны Чита, Магнитогорск якларына җибәргәннәр, – ди ул. – Казан кебек җире дә бар. Шунда ашарга пешергәннәр, керләрен юганнар дигән ышанулар да бар. Бик туры килеп тә бетми кебек.  Казаннар әйләндереп капланган кебек. Язулары да бар. Кем төшә, шунда нәрсә булса да, язып калдыра. Борынгы латин, гарәп язулары юк. Астан яңа ташлар да чыга. Мондый урын тагын кайдадыр булырга мөмкин әле».

2016 елда Фирүзә Юнысова укучылары белән авылның тарихи урыннары дигән проект эшләгән, фильм да төшергәннәр. Мәктәпкә семинарга килгән укытучыларга да шуны күрсәтәләр икән. «Кызык, дип китәләр. Район географлары да ташказаннарны карарга килде. Түбән Камадан балалар белән эшләүче киностудия дә фильм әзерләп, социаль челтәрләргә куйган иде. Бу урын белән кызыксынучылар тагын да артыр әле», – ди ул.

Яшәүче авылыннан бу җирләр – кул сузымында гына. Әлеге авылда яшәүче Илшат Харисов әйтүенчә, анда Лишун дигән авыл булган. Кирлемар тавындагы ташказаннар тирәсенә мулларны сөргәннәр. Лишуннар киткәч, күп еллар дәвамында ул урында бала елаган тавышлар ишетелгән.

– Кечкенә вакытта Пионер туган көнендә «Лишун» чокырына бара идек. Хәзер туйлар вакытында да киләләр. Лишун авылы кешеләре безнең авылга хәер сорашырга төшкән. Авылдашларыбыз Коръән мәҗлесләрендә Лишун авылы әрвахларына да дога кыла. Яңгыр яумаганда, шунда барып намаз укыйлар. Серле урын ул, – ди Илшат Харисов.

Альберт Борһанов, тарихчы-археолог:

– Чирмешән районы буенча экспедиция уздырган идем. Кармыш авылында яшәгәндә, ул урынны әйләнеп кайткан идек. Бу – табигать һәйкәле. Җир асты сулары агып, ташларны шомарткан. Тарихта андый нәрсәләр күп. Әмма Татарстан өчен бу  – сирәк очрый торган уникаль ташлар. Кешеләр эшләгәндер дип уйламыйм. Бик кызык нәрсә бу. Моны туризм маршрутына да кертергә булыр иде.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү