Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районына яңа җитәкче тәкъдим итте

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Баулы районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Кадрлар алышыну утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәләгә әйләнде. Баулы районы хакимияте башлыгы Рамил Гатиятуллин, башка эшкә күчүе сәбәпле, вәкатләреннән вакытыннан алда азат ителде. Шуңа күрә район башлыгы вазыйфаларын башкару Ильяс Гозәеровка йөкләнгән иде. Моннан тыш республика парламенты башлыгы районда ишегалларын төзекләндерү буенча Президент программасын тормышка ашыруның барышы белән танышты һәм капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган спорт мәктәбендә булды.

Дәүләт Советы Рәисе чираттан тыш утырышта район җитәкчесе вазыйфасын йөкләү өчен башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Гозәеровның кандидатурасын тәкъдим итте. Кандидатура бертавыштан хупланды.


Фикер өстәү