Марат Кәбиров: Мин сезгә нәрсәдер бирергә теләдем, тик сез алырга теләмәдегез

(Уены-чыны бергә)

Мин кайчагында уйга биреләм дә дөньяда татардан да ныграк үзен яратмаган кавем юктыр дип уйлыйм. Юкка гына түгел ул. Менә мин бик популяр шагыйрь булдым инде. Күп темаларга яздым. Минем шигырьләр белән президентларны котладылар. Президентлар аның минеке икәнен белмәде бугай, алар аны Ходай бүләге дип кабул итте. Бу Ходай түгел, ә мин идем.

Минем шигырьләр гади генә кешеләрнең күңел ярасын дәвалады. Алар кайбер куплетларны кабатлап йөрделәр дә терелделәр. Терелгәч, теге куплетларны да, шигырь дигән нәрсәне дә оныттылар. Мине дә бар дип белмәделәр. Ходайга рәхмәт әйттеләр. Ә бәлки дөрес тә булгандыр. Ул юлларны миңа Ходай биргән иде. Тик ул аларны миңа биргән иде. Сезгә түгел. Сезгә мин бирдем. Рәхмәтләрнең бераз гына өлеше миңа да тиеш иде.

Сизәсезме нәрсә турында сүз барганын?

Кайчагында мин үземне халкыма кирәксез итеп тоям. «Юк, алай түгел, син безгә кирәк, без сине яратабыз, – диләр… – Синең шигырьләрең бит… Җырларың бит…» – дип мактап китәләр. Беләләр дә икән. Кайберләренең сүзләрен кабатлап күрсәтәләр. Болай итеп гади кеше генә яза алмый, дип тә җибәрәләр. Ә кем әйтте мине гади кеше дип?

Мин иҗатчы идем. Иҗат ул – юкны бар итү. Юкны бар итү гади кешеләрнең кулыннан килми. Гади кешеләр барны юк итәр өчен туалар. Шуның өчен яшиләр. Шуның белән яшиләр. Булган бөтен нәрсәне юк итеп бетерәләр дә үзләре дә юк булалар. Аларны беркем белми дә, хәтерләми дә. Менә сез үткән гасырның берәр гади кешесен беләсезме? Белсәгез, әйтеп карагыз…

Иҗатчы гади була алмый. Ул Тукай кебек кечкенә, Байрон кебек аксак, Гете кебек үзгәрүчән, Мопассан кебек серле, Пушкин кебек гашыйк, Есенин кебек хулиган, тагын әллә нинди булырга мөмкин… Тик ул беркайчан да гади булмый. Ул гади булып тоелырга мөмкин әле. Сезнең шикелле үк тоелып, сезнең кебек гади кеше булып күренергә мөмкин. Сезнеңчә сөйләшергә, сез эшләгәннәрне эшләргә, сез ашаганны ашарга, сез эчкәнне эчәргә мөмкин…  Бөтен гамәле шуның белән чикләнә икән, тынычланыгыз – ул иҗатчы түгел. Иҗатчы юкны бар итәргә омтыла. Ул булганнар белән беркайчан да канәгатьләнми. Колачы киң. Карашы тирән. Нәфесе зур.

Нәфсе мәсьәләсендә аны чиновник белән бутарга ярамый. Чиновник барны юк итә, иҗатчы юкны бар итә. Иҗатчы белән чиновник бергә гаилә корып тату яши алыр иде, әмма чиновникның аппетиты белән иҗатчының мөмкинлеге туры килми. Тик иҗатчы монда да иҗади юл таба. Менә сезне, Адәм белән Һаваны Ходай иҗат иткән бит инде. Тик җирдәге фәлән миллиард кешене Ходай берәмтекләп ясап утырмаган. Ул – иҗатчы. Бер данәсен ясаган да калган эшне үзегезгә тапшырган. Моны сез үзегез дә сизәсездер. Күбегезгә Ходай кулы тимәгәнне.

Шулай да иҗатчы сезгә якынрак. Иҗатчы сезне кеше дип уйлый, чиновник – акча дип. Икесе дә хаталана.

Мин иҗатчы идем. Мин сезгә нәрсәдер бирергә теләдем.

Тик сез алырга теләмәдегез. Үзеңә кирәкле нәрсәләрне иелеп алып булмый. Аларны алу өчен үрелергә кирәк.

Үрелеп алу өчен дә югарылык кирәк.

Мин бирдем.

Һәм сез үзегез алалганын яраттыгыз. Буегыз җитмәгәнен кирәксез дип уйладыгыз.

Үзем турында кебек итеп язам. Сүз минем хакта гына түгел. Фундаменталь фәнни хезмәтләр язган танышларым бар. Тарихка кагылышлы. Дистәләрчә еллар буена көч түгеп эшләнгән әйберләр. Ул хезмәтләрне үрелеп алучы юк. Бүгенгегә багышланган хезмәтләр бар, халык тормышын беркадәр җиңеләйтүгә… Алары да кирәкми… Әй, татар, нәрсә генә кирәк соң сиңа?

Халкым… Нинди биеклеккә буең җитә? Тагын кайсы улларыңны нинди борылышларда тарих чоңгылына бәреп китәчәксең? Син аларны берәр кайчан җыеп алырсыңмы?

Үз бөеклегеннән үзе качкан халык бәхетле була аламы? Ул аңа лаекмы?

Марат Кәбиров


Фикер өстәү