Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү кәгазендә тагын бер пункт пәйда булачак

Кешеләрнең акчасын торак белән идарә итү буенча төбәк операторларына да түләүгә тоту планлаштырыла

Торак милекчеләре идарәче компанияне үзләре билгеләү хокукын җуярга мөмкин. Алга таба бу вәкаләтләр торак белән идарә итү буенча төбәк операторларына күчәчәк. Бу хакта “Известия”, 2030 елга кадәр Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм төзелеш тармагын үстерү стратегиясенә таянып, хәбәр итә.

Әлеге документта йортларда төрле аварияләрдән китерелгән зыянны каплауны гарантияләячәк орган булдыру турында пункт кертелгән.

Бу максатка акчаны да торак милекчеләре үз кесәләреннән түләргә мөмкин: ЖКХ кәгазендә ниндидер бер сумма күрсәтелеп, җыелган акча төбәк операторларына күчерелер, мөгаен, дигән Сәүдә-сәнәгать палатасының Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Андрей Широков. Ә кешеләр, үз чиратында, шушы фонд капларга тиешле зыян төрләрен билгели алачак, дип искәрткән ул.


Фикер өстәү