Көзге каникулда лагерьларда 13 мең бала ял итәчәк

Көзге каникулда лагерьларда 13 мең бала ял итәчәк. Каникул вакытында барлыгы 281 шәһәр һәм мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү үзәкләре эшләячәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ял нәтиҗәләренә багышланган брифингта яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Быел балалар һәм үсмерләрнең интернеттагы куркынычсызлыгын исәпкә алып, «Цифрлы гигиена» яңа проект тормышка ашырыла башлаган. Әлегә яңа программа нибары 10 лагерьда гына сыналган. Киләсе елда аны башкаларына да кертәчәкләр. «Ышаныч» үзәге психологлары әйдаманнар өчен кибербуллинг, кибермошенниклык, интернет җаваплылыгы буенча дәресләр оештырган. Лаеш районындагы «Юнитур» лагеренда телефоннан башка гына ял итәргә өйрәнгәннәр.

– 2021 ел – Россиядә Фән һәм технологияләр елы, ә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Сменаларның эчтәлеге әнә шуны исәпкә алып төзелгән иде. Квестлар, конкурслар, спорт эстафеталары, флешмоблар, интеллектуаль марафоннар, иҗади остаханәләр уздырылды, – диде Тимур Сөләйманов.

Узган җәй «кэшбеклы» булу белән дә истә калды. Әлеге система буенча әти-әниләр 30 меңнән артык юллама сатып алган. Бу – бәянең яртысы кире кайтарылган дигән сүз. Программада бездән 90 лагерь катнашкан.

Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыру өчен 98 млн сумга якын акча тотылган. Моның 86,7 миллионы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Калганы әти-әниләр кесәсеннән чыккан. Министр әйтүенчә, җәен республика лагерьларында 200 меңнән артык бала ял итә. Коронавируска бәйле чикләүләр сәбәпле, быел бары 85 процентын гына җыя алганнар. Татарстаннан якынча 4 меңнән артык бала Кара диңгез яр буенда күңел ачкан. 36 мең 357 юллама тулысынча республика бюджеты хисабына финансланган. Алар арасында кыенлыклар кичергән гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 меңнән артык бала, сәламәтлеге какшаган 3 меңнән артык бала бар. Сүз уңаеннан, 2017 елдан Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча авыру балалар өчен махсус сменалар оештырыла.

Сәләтле балалар да читтә калмаган. «Артек», «Орленок» лагерьларына барлыгы 337 бала барган. Болар – төрле бәйге, олимпиада җиңүчеләре, шулай ук юлламаларны «Артек.дети» федераль платформасы аша сатып алучылар. Ел дәвамында «Артек»ка – 500ләп, «Орленок»ка 150 бала җибәрелә.

«Черноморец» республика үзәге Евгений Ветров белдергәнчә, май аенда 175 нче гимназиядәге фаҗигадән соң «Кызыл хач» оешмасы җыйган хәйрия акчасына 601 бала Кара диңгез буенда ял иткән. Әлеге исемлекне, әти-әниләрдән кабул ителгән гаризалар буенча, мәктәп җитәкчелеге тәкъдим иткән.

Ял сыйфатлы булсын өчен лагерьларның матди ягы да мөһим. «Балаларга – ял» программасы буенча 23 лагерь яңартылган, берсе өр-яңадан төзелгән. Бүген Биектауда «Кояш» лагере төзелә. Моның өчен 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

– Республикада лагерьлар челтәре – илдә иң яхшысы. Безнең бурыч – тагын да күбрәк үсмерләрне җәлеп итү. Лагерьларда иминлек, туклану мәсьәләләре даими тикшерелеп тора, – ди министр.

«Ял» үзәге оештырган «кайнар линия»гә 17 меңнән артык әти-әни шалтыраткан. Күбесен кэшбек алу тәртибе, санитар-эпидемиологиягә бәйле вазгыять һәм профильле сменалар кызыксындырган. Оештыручылар социаль челтәрләр аша да әти-әниләрнең сорауларына җавап биргән.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү