Валюта килә дә китә… гомер шулай үтә

Россиянең валюта балансында могҗиза туды. Европа һәм Азияне тетрәткән энергетик кризис Мәскәүгә акча яңгыры яудыра. Газ бәяләре моңарчы күрелмәгән тарихи рекорд куйды, «кара алтын» соңгы өч елның рекордын кабатлады. Өченче квартал нәтиҗәләре буенча илнең агымдагы түләү балансында тарихта күрелмәгән профицит барлыкка килде.

Россиягә кергән валюта агымы белән аннан чыккан агым арасындагы аерма 40,8 миллиард доллар тәшкил итте. Быелның икенче кварталы белән чагыштырганда, валюта табышы 2,2 тапкыр, үткән елның өченче кварталы (июль – сентябрь айлары) белән нисбәттә караганда, 10 тапкыр артты.

Өч ай эчендә Россия соңгы сигез елдагы максималь экспорт кеременә ия булды. Экспортка чи нефть сатудан килгән валюта кереме 1,5 тапкыр үсеп, 29,1 миллиард долларга җитте. Нефть продуктлары экспорты ике тапкыр артты һәм валюта кеременә 17,6 миллиард доллар өстәделәр. «Газпром»ның кварталлык экспорт кереме 12,9 миллиард доллар булды. Бу үткән елның шул чорыннан 152 процентка күбрәк.

Углеводород булмаган чимал экспорты да икенче кварталга караганда 25 процентка артып, 72,9 миллиард долларга тулды. Металлар ашкын темплар белән читкә чыгарылды. Июль аенда алюминий экспорты 10 тапкырга якын артты: гадәти 270 мең тонна урынына 3 миллион тоннага җитте. Кара металл продукциясен экспортлау 2 тапкыр артты.

Чит илгә алтын сату 10 процентка үскән. Ашлык тонналарда кимрәк озатылган, әмма бәяләр үсү сәбәпле, долларны 15 процентка күбрәк китергән. Гыйнвар – август ашлык экспорты 4,9 миллиард доллар биргән.

Көнбагыш маен чикнең теге ягына озату 15 процентка кимегән. Әмма дөньякүләм бәяләр үсү нәтиҗәсендә валютаны 1,5 тапкыр күбрәк биргән.

Импорт товарлар сатып алу исә кимегән. Дөрес, моның өчен валюта 30 процентка күбрәк тотылган, әмма импортка иң күп акча тоткан еллардан 10–20 процентка азрак сарыф ителгән. Шуңа өстәп чикләрнең өлешчә бикләнүе туризм өчен тотылган валюта күләмен саектырган. Июль – сентябрь айларында чит илгә сәяхәткә чыгучылар бары тик 2,7 миллиард доллар гына тотканнар. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 5 тапкырга азрак. Нәтиҗәдә тышкы сәүдә балансы Үзәк Банк статистикасы тарихында рекордлы булган.

Тик артык акча ил икътисадына эләкмәгән барыбер. Аның 80 проценттан артыгын хосусый бизнес чит илләргә чыгарган, ягъни капитал качуны оештырган. Капитал качу икенче квартал белән чагыштырганда 6 тапкыр үскән һәм шулай ук 2014 елдан соң рекордка җиткән. Нәкъ менә шул сәбәпле рус сумы валюта яңгыры коеп торганда да мускулларын ныгыта алмаган. Чимал читкә озатылу сәбәпле, без, россиялеләр, ил эчендәге материалларга ике-өч бәясен түләгәнбез. Бары тик менә шул гына.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү