Законнар тудырган фаҗига

Язманың исеме укучы өчен сәер булып тоелырга мөмкин. Әмма автор сүзләрне туры мәгънәсендә кулланды һәм язмада кешеләр тормышын көйләргә һәм тәртипкә салырга дип уйлап чыгарылган карарларның, кануннарның ничек итеп адәм балаларын уңайсыз хәлгә куюын, кайвакыт хәтта һәлакәткә дә китерүен шәрехләргә тели.

Кайвакыт уйланып ятасың-ятасың да әллә ниләр искә төшә. Соңгы көннәрдә бер авылдашның соңгы совет чорындагы фаҗигале үлеме хәтердә яңарды. Уйлар тезмәсе бик гаҗәп нәрсә: берсенең очына тотынып, икенчесе килеп чыга һәм инде син берничә минут элек уйлаганың белән хәзерге фикерләрең арасында бернинди дә уртаклык тапмыйсың. Әйтик, менә ул авылдашның һәлакәте турындагы уйларны аннан бик ерак торган икенчеләре китереп чыгарды. Авылдаш исә агачны тактага ярганда, башына бүрәнә китереп бәреп, шул урында ук тынсыз калды һәм секундлар эчендә дөнья белән бәхилләште. Аның үлемендә совет дәүләтендә катгый үтәлә торган бер кагыйдә гаепле иде. Агач материалларына кытлык заман. Ә авылда яшәсәң, такта гел кирәк. Кирәк дип аны җиңел генә сатып ала да алмыйсың, чөнки базары юк. Хәзер генә ул безнең агач материалларына артык исебез китми. Элек тәрәзә дә, идән-түшәм дә, сыер тагарагы да агачтан һәм бары тик агачтан гына иде. Терлек абзарының идәне (бездә сайгак дип йөртелә) тиз туза, аны гел алыштырып торырга кирәк, мәсәлән. Урманга барып эшкә яраклы агач (деловой материал) кисеп алу бик җиңел түгел. Аның өчен башта хакимиятләрнең рөхсәт кәгазе кирәк. Ул кәгазьне сораган бар кешегә дә бирмиләр. Чынлап та, агач материалына бик мохтаҗ икәнеңне исбатласаң, җәмгыятьтә абруең да булса гына ала аласың.

Кулыңа тиешле документ керү әле агачлы булу дигән сүз түгел. Урманчыны (лесник) көйләргә кирәк. 1980 елларда «көйләү» шул дәрәҗәгә барып җитте: ришвәтсез һич агач кисеп булмый иде. Билгеле бер сумманы кесәсенә салып куйгач кына урманчы сиңа эшкә яраклы агач күрсәтә. Таңнан торып, лесник өйдән чыгып киткәнче, аның капка төбенә барып басасың әле. Шулай эшләмәсәң, тап син урманнан урманчыны. Менә шул матавыклардан котылу өчен, мескен авыл кешесе утынга дип кискән агачтан такта әмәлләргә азаплана да инде. Утынга агач кискәнче дә шул процедураларны үтәсең, шул ук капка төбе саклаулар, шул ук ришвәт түләүләр тәмам кагыйдәгә әверелеп беткән иде инде. Әмма утынлык агач табу «деловой»ны табуга караганда бераз җиңелрәк. Табаны әйбәт майлаган булсаң, утынга дигән агачлар арасында да тактага ярырлык байтак кына агач күрсәтә ала урманчы.

Вәләкин монда синең юлыңа икенче бар тимер канун аркылы төшә. Утынлык агачның юанлыгы нинди генә булмасын, аны ике метрдан да озынрак итеп турарга ярамый. Трактор арбасының киңлеге ике метрдан аз гына зуррак, агачларны менә шул арбага аркылы тутырырлык итеп турыйсы. Дүрт метрга киссәң, буйга төяп булыр иде, тик бу катгый тыелган. Ике метрлы агачны пилорамага тыгып, тактага ярып булмый. Яру пычкысы килеп тиюгә сикерә башлый ул. Агач озынрак булган саен, сикерү куәте кими. Шуңа күрә яру өчен иң яхшысы – алты метрлы юан агач. Әле аны да сикермәсен өчен махсус күсәк белән басып торасың. Тактага кытлык кешеләрне төрле хәйләләргә барырга этәрә. Агачны өч метр итеп киссәң, урманчы хәзер күреп ала да, арбага салырга рөхсәт итми. Әйе, төягәндә генә олау астына яшереп алып кайтырга дип берничә агачны турамый кадырып торырга була инде. Лесник һәр олауны төягәнне күзәтеп тора алмый бит. Килеп чыкса, тотыласың, юк икән, «деловой» агачка тиенәсең.

Әмма гадирәк тагын бер юл бар: утынлык агачны 2 метр 20 сантиметр итеп кисеп була. Арбага да сыя, лесник та бәйләнми (линейка тотып һәр агачны үлчәп йөри алмый бит инде), такта яру станогына да тыгып була. Ярамый аны алай тыгарга, әмма тырыша торгач, такта итәсең инде барыбер. Теге артык егерме сантиметр булыша бераз. Бик хәвефле эш бу, тик безнең өчен гадәтигә әйләнгән. Куркынычсызлык техникасы онытыла андый вакытта, тактага мохтаҗлык өстенлекне ала. Теге мин искә алган авылдаш шул 2 дә 20гә кискән агачны ярганда һәлак булды. Агач җирдә озаграк ятып мурганмы, әллә кәүсәсендә берәр чир булып зәгыйфьләнгәнме, станокка тыгуга сынып, аны күсәк белән басып торган кешенең башына китереп бәрде. Мондый фаҗигагә таручылар тагын күпме булгандыр, аларның үлемендә яисә гарип булып калуында кеше мантымасын дигән ният белән язылган кагыйдә гаепле иде.

Тормышны катлауландыра торган, кайвакыт хәтта гаилә драмаларына һәм фаҗигаләргә китерә торган  андый кагыйдәләр әле дә бар бездә. Мин шуларның берсен генә искә алам. Минем улым өй сала. Өй салырга дип әзерләгән акча түбә астына кертергә дә җитеп бетмәде. Әтинең бөтен бюджетын шул максатка тоту да аз ярдәм итте. Бәяләр ул кадәр үк сикерер дип кем уйлаган! Ә алар теге пилорамага тыккан ике метрлы агачка караганда да ныграк сикерде бит быел. Шулай да югары җитәкчелек уйлап тапкан бер нәрсә ярдәмгә килә яшь гаиләгә бу очракта, дөресрәге, килергә тиеш. Ана капиталы дигән бөек әйбер бар бит. Хәзер ул беренче балага да бирелә. Быелгы бәяләр янында ана капиталы бик зәгыйфьләнде зәгыйфьләнүен, шулай да бераз тын алырга булышырлык җае бар. Төзелешкә дә тотмагач, тагын кая тотасың аны? Тик шулай да үз көче белән йорт төзим дигән яшь гаиләгә балаңны кочаклап килсәң дә, акча бирелми икән. Кредит алсаң гына файдалана аласың ана капиталын. Ипотекаң юк икән, гафу ит,  ул синеке түгел. Балага өч тулгач, алып буласы диме шунда. Тик гаиләгә быел ук яшәргә кирәк бит инде.

Күренеп тора, аналар файдасына түгел, банклар файдасына җайлаштырылган «капитал» бу. Төрле әйләнеч юллар белән шуны алу өчен гаиләләр әллә нинди сәер адымнарга барырга мәҗбүр булды узган елларда. «Ана капиталын алып бирәм» дигән белдерүләр газеталарда соңгы вакытта гына күренми башлады. Әни үзе ала алмый акчаны, ниндидер бер шома аферист ала һәм булышкан өчен ярыйсы гына өлеш таләп итә үзенә. Ана капиталын йорт сатып алырга файдаланып була.

Менә бу соңгы кагыйдә генә дә гаиләләрдә әллә никадәр трагикомедияләр уйналуына китерде инде. Ул суммага гына шәһәрдән берәү дә өй сатмый, авыл өйләренә куәте җитә иде әле. Шәһәрдә яшәгән күп кенә гаиләләр авылдагы әти-әниләренең өйләрен сатып алып, шулай акчалы булды. Схема аңлашыла инде: йорт килен исеменә күчә, акча барыбер әти-әнигә түгел, яшьләргә. Островский дигән рус драматургының «Свои люди –  сочтемся» дигән драмасы – тормыштан алып язылган әсәр, «Король Лир»ны да Шекспир күктән алып иҗат итмәгән. Әйе, гасырлар башка инде башкалыкка, әмма кеше нәфесе шул ук, ул үзгәрми. Ана капиталын үзләштерүнең мондый ысулы да шул әсәрләрдәге вакыйгаларга якын сюжетлар китереп чыгара кайчак. Улы һәм килене белән яшәгән әби, капитал алу өчен килененә өен сатып, урамда калган очрак бар, мәсәлән. Улы кинәт кенә үлеп китте дә, әбигә өйдә урын калмады инде, нишләтәсең. Каенана белән каенатаны: «Йорт  минеке!» – дип шантажлап яшәгән киленнәр дә күзәтелгәли. Ә бит «капитал»ны алу кагыйдәләрен уйлабрак та язарга мөмкин иде. Кешелеклерәк итеп, гаиләләр тормыш кирәгенә җиңел файдалана торган итеп тә була иде.

Коррупциягә китерүче, кешеләрне тиктомалдан җинаятьләргә һәм һәлакәтләргә этәрүче законнар тагын да бар бездә. Аларның кайберләрен үзгәрттеләр, кайсыларыдыр һаман да тормышны кара төскә мануын дәвам итә әле. Монда минем язманың мәйданы тулган икән инде. Шуңа күрә ул сюжетлар башка вакытка кала.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: vedtver.ru


Фикер өстәү