«Мега» сәүдә үзәгендә вакцинация пункты тәүлек буе эшли башлады

Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә вакцинация пункты тәүлек буе эшли башлады. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Техник тәнәфесләр 8.00 дән 8.30 га кадәр һәм 20.00 дән 20.30 га кадәр каралган», — диделәр ведомствода.

Вакцинация пункты хәзер сәүдә үзәгенә төп керү урынында – элеккеге IKEA җәйге кафесында урнашкан. Прививка ясау өчен үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС алып килергә кирәк.

Моннан тыш, Казанда яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә һәм  вакцинация ясау пунктларында прививка ясатырга мөмкин:

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә (дүшәмбе-җомга)  9.00 дән 17.00 гә кадәр,

«Московский» мәдәни үзәгендә (дүшәмбе-шимбә) 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр,

В. и. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы (дүшәмбе-җомга) 13.00 дән 19.00 гә кадәр,

Банкларда:
Пушкин ур., 4 –  (дүшәмбе- җомга) 9.00 дән 18.00 гә кадәр,

шулай ук Камалеев ур., 26/12 адресы буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин.


Фикер өстәү