Әтиләр көне уңаеннан фикер алышу булачак

Бүгенге дөньяда әти булу кыенмы? Гаиләдә ата кешенең тоткан урыны нинди?

15 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе инстаграмдагы аккаунтында (opriemnaya116), Россиядә рәсми төстә тәүге тапкыр Әтиләр көне билгеләп үтелүгә багышлап, шушы тема буенча фикер алышу булачак. Онлайн-әңгәмә 10.00 сәгатьтә башлана.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ничек тәрбияләргә? Тәрбиягә бала алган ата-аналар нинди кыенлыклар алдында калырга мөмкин? Бүген күп балалы гаилә – нәрсә ул? Ата тәрбиясе булмау нәрсә белән яный? Татарстанда Аталар берлеге җитәкчесе Адел Заһретдинов, шулай ук аталарга, гаиләләргә ярдәм итүгә һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән проектлар җитәкчеләре туры эфирда әнә шундыйрак сорауларга җавап табарга тырышачак.

Туры эфирны Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм илкүләм мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова алып барачак. Фикер алышуда шулай ук Республика балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнаша.


Фикер өстәү