Министр өлкән яшьтәге медикларга эш урыннарына кире кайтырга тәкъдим иткән

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко COVID-19 инфекциясе аркасында сәламәтлекләрен куркыныч астына куймас өчен үзизоляциягә киткән өлкән яшьтәге медицина хезмәткәрләренә эш урыннарына әйләнеп кайтырга тәкъдим иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Ул Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында, коронавирус пандемиясе башланганнан соң өлкәннәргә үзизоляция чаралары игълан ителгәч, олырак яшьтәге медикларның бер өлешенең пенсиягә киткәнлеген искә төшергән.

“Хәзер вакцинация гомерне һәм сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итә, шуңа күрә аларга эш урыннарына әйләнеп кайтырга тәкъдим итәм”, – дигән Мурашко.

Моңа кадәр министр COVID-19 аркасында хастаханәләрнең чиктән тыш зур киеренкелектә эшләвен белдергән. Аның мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта хастаханәләрдә 1,1 миллион сырхау дәвалана.


Фикер өстәү