Татарстанда коронавирус кичергәннән соң начар күрүчеләр арткан

Ковид белән авырганнан соң күз күреме начарланырга мөмкин. Хәтта сукыраю очраклары да бар. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Республика офтальмология клиник хастаханәсе табиблары сөйләде.

Хастаханәнең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова сүзләренә караганда, соңгы вакытта ковидны бик авыр кичергән кешеләр күзләренә зарланып килә икән.

–  Андыйларга операция ясадык. Без операция барышында пневмония вакытында була торган тайпылышларны күз эчендә дә булганын ачыкладык, – ди ул. – Дөрестән дә, коронавирус күзләргә зур зыян ясый. Кешеләр төсне аеру үзгәрүен, начар хәрәкәтләнүләрен, күз алдындагы әйберләрнең икегә аерылуын әйтә. Андыйлар төнлә начар күрә башлаган. Увеитлар (күз алмасының тамырлы тышчасы ялкынсынуы) башка факторларга кагылмый, алар нәкъ менә ковид инфекциясенә хас. Ковидтан соң кеше күзендә үзгәреш сизгән икән, әлбәттә, офтальмологка барырга кирәк.

Татарстанда яшәүче өлкәннәр катаракта, глаукома авыруларыннан интегә. Ә менә кечкенә балалар исә, укырга кергәнче үк начар күрә башлый икән. Балалар табибы Ленара Хәнифәтуллина моның сәбәбен бер яше дә тулмаган сабыйга телефон тоттырып кую дип аңлата.

– Балага телефонны 15-20 минут бирсәң ярый ул. Әмма сәгатьләр буе тотып утыру ярамый. Яшүсмер чакта күзәтелә торган миопатия авыру хәзер 4-5 яшьтә килеп чыга. Узган елгы дистанцион белем бирү дә балаларның сәламәтлегенә зыян салды. Аларның күзләре начарланды. Компьютер алдында озак утыру да күзләрне корыта, кеше начар күрә башлый. Шуңа күрә гел ял итеп алырга, муен өлешенә елга ике мәртәбә массаж ясату да комачау итмәс, — ди Ленара Хәнифәтуллина.

Табиблар күзләрне сакларга куша. Бала да, өлкәннәр дә саф һавада ешрак йөрергә тиеш.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү