Рөстәм Миңнеханов районнарга мәктәп автобусларын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобусларын тапшырды.

Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды (Казан, Сибгат Хәким ур.).

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга символик ачкыч тапшырды.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, белем бирү сыйфаты үсеше, балаларны йөртү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының төп бурычларының берсе.

«Бүген безнең республикада 810 транспорт чарасы бар, алар балаларны мәктәпкә китерүне тәэмин итә, 861 маршрут эшли. Федераль программа ярдәмендә 120 мәктәп автобусы алу мөмкинлеге бар, шуларның 70е бүген файдалануга тапшырылачак. Бу автобуслар барлык заманча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, һәм, әлбәттә инде, мин муниципалитет башлыкларына әлеге транспорт чараларын куллануны контрольдә тотуны тәэмин итәргә мөрәҗәгать итәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ил җитәкчелегенә мәгариф системасына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Бүген Россия Федерациясе Президенты билгеләгән илкүләм проектлар, илкүләм максатлар кысаларында мәгариф системасына зур игътибар бирелә. Бу -мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы да, мәгариф системасы объектларын оптик сүс белән тәэмин итү дә, балаларны мәктәпләргә китерү дә. Без ил җитәкчелегенә мондый ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм яңа транспортның муниципаль районнар файдасына хезмәт итүен телибез. Ата-аналар үз балалары өчен борчылмасын дип», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, бүген федераль ярдәм белән Татарстан яңа маршрутларны ачу һәм йөкләмәне киметү, шулай ук тузган автопаркны алыштыру өчен тагын 120 транспорт чарасы алды. Транспорт чаралары балаларны йөртү өлкәсендә барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, «Глонасс +112» системасы белән җиһазландырылган.


Фикер өстәү