Фәрит Мөхәммәтшин: Балаларын безнең университетларга укырга җибәрүче милләттәшләребезне хуплыйбыз

Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның җиденче Бөтендөнья конгрессы уза.

Форумда катнашучыларга Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать итте һәм Татарстан тәҗрибәсен искә алды. «Россия – күпконфессияле ил.  Бездә халыкларның, мәдәниятләр һәм диннәрнең үзара тыныч-тату яшәеше – чын мәгънәсендә уникаль күренеш, – диде Сергей Лавров. – Барлык диаспораларның бердәмлеген үстерүгә ярдәм итәргә, аерым милли төркемнәр арасындагы үзара аңлашуны тирәнәйтергә кирәк. Ватандашларыбызның халыкара оешмалар белән берлектә эшләвен ныгытуга да ихтыяҗ бар. Алар арасында – Россия һәм чит илләрдәге миллионнарча татарны берләштергән Бөтендөнья татар конгрессы».

Дәүләт Советы Рәисе, Ватандашлар эшләре буенча республика Координация советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге җыенда Татарстанның ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Республикада әлеге эш дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә куелган. Очраклы гына түгел бу. Россиядә сан ягыннан икенче урында торучы татарлар күп илләр һәм кыйтгаларга сибелгән. «Безнең республика төрле эш формаларыннан файдаланып, максатчан программалар нигезендә төрле дәүләтләрдәге  милләттәшләребез белән элемтәләрне саклау өчен күп эш башкара», – диде Фәрит Мөхәммәтшин конгрессның пленар утырышында ясаган чыгышында.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда соңгы өч ел эчендә генә дә «Ватандашларны күчерү» дәүләт программасы буенча 800 катнашучыны һәм аларның 1181 гаилә әгъзасын республикага кайтаруга ирешелгән. «Кире кайтырга теләүчеләр аз түгел, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Республиканың барлык хакимият һәм идарә органнарының системалы эшенең җитди күрсәткече бу».

Дәүләт Советы Рәисе әйткәнчә, соңгы вакытта Татарстан милләттәшләр белән элемтәләрне актив көчәйткән. «Илебездә генә түгел, гомумән дөньяда тормыш катлаулана барган саен, кешеләр үзләренең тамырларына күбрәк тартыла, – дигән Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуңа күрә рухи-мәдәни мохитне киңәйтүгә юнәлдерелгән агарту һәм ватанпәрвәрлек программаларында катнашучыларның географиясе киңәя, саны арта». Бу – Каюм Насыйри институтының мәгариф үзәкләре эше дә, илебезнең, чит ил студентлары, мәктәп укучылары өчен татар теле һәм рус телләре буенча  халыкара олимпиадалар үткәрү дә.

Парламент башлыгы әйтүенчә, «Сәләт» хәрәкәте Татарстан брендына әйләнде. Ул үзенең мәгариф мәйданчыкларына Россия төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән талантлы яшьләрне җыя. Талантлар университеты һәм «Татарстан амбассадорлары» хәрәкәте аша яшьләр белән эшләүнең яңа формалары гамәлгә кертелә. Бу проектлар 40 илдән яшь белгечләр һәм студентларны берләштерә.

«Үзләренең балаларын безнең университетларга укырга җибәрүче милләттәшләребезне хуплыйбыз», – дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин. Безнең бурыч – белем бирү генә түгел, бәлки аларны Россия халкының мәдәниятенә, менталитетына якынайту да. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне укырга кертү мәсьәләсе өстенлекле рәвештә хәл ителә».

Ватандашлар белән берлектә эшләү – алар яши торган дәүләтләр белән мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек тә әле, дигән фикердә Фәрит Мөхәммәтшин. «Хәзерге вакытта дөньяның күп кенә илләрендә уздырылып килүче Сабантуй чит илләрдә яшәүче барлык россиялеләр бәйрәменә әйләнде инде, – дип басым ясап әйткән ул. – Ватандашларыбыз Сабантуйларга әзерләнү һәм үткәрүдә актив катнаша, илебез турында истәлекне саклауны дәвам итә».


Фикер өстәү