Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 292 миллион сумлык азык-төлек сатылган

Татарстан районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә продукция китерүгә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, атна саен 600әр машина һәм 1,5 мең авыл хуҗалыгы хезмәткәре җәлеп ителә. Шулай итеп, Казандагы ярминкә мәйданнарына гына да 11нче сентябрьдән 292 млн. сумлык товар кертелгән. 

Традицион сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көнне Казанның 15  һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында үткәрелә. Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, ярминкәнең беренче көнендә 140 тоннага якын бәрәңге, икенчесендә,18-нче сентябрьдә – 270 тонна китерелде. Тулаем алганда, икенче көнгә яшелчә ике тапкыр күбрәк, 412,5 тонна кайтарылган. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә яшелчә бәяләреннән тыш, ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен дә сатып алырга мөмкин.

Тәкъдим ителгән күләмнең артуы барлык мәйданчыкларда да диярлек халык ягыннан ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә. Алга таба ассортиментны киңәйтү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, калибровка һәм фасовкаларга карап, хәзерге вакытта бәрәңгенең килограммын 23 сумнан алып була.


Фикер өстәү