Яңача яшәү кагыйдәләре: Республикада чикләү чаралары ничек үтәлә?

Татарстан QR-кодлы чынбарлыктагы беренче атнасын тәмамлый. Өстәмә чикләү чаралары кертелгәннән соң халык та, бизнес та башкача яшәргә өйрәнә. Көн кадагында торган сорауларга Хөкүмәт йортында җавап бирергә тырыштылар.

Башка юл булмагач…

Атна башыннан чикләү шартларында яшәргә мәҗбүр булу халыкны берникадәр аптырашта калдырды. Сер түгел: соңгы арадагы коронавируска бәйле хәбәрләрне кәеф күтәрә торганнардан дип әйтеп булмый. Вазгыятьнең кисәк үзгәрүе хакимиятне катгыйрак эш итәргә этәрде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да бу атна алып килгән үзгәрешләрнең кирәк булуын ассызыклады һәм кабат яңа кабул ителгән кагыйдәләр турында аңлатты. «Бу карар ашыгыч рәвештә кабул ителмәде. Ул әзерләнергә мөмкинлек биргән вакыт эчендә кабул ителде. Бу чикләүләр кирәк иде. Ябык җәмгыятьтә яшәмибез бит, барысын да күреп торабыз. Башка төбәкләрдә дә бу чаралар кулланыла. Әлбәттә, бу чикләүләрнең берсе дә популяр түгел. Тик аларны кертү кирәк иде», – диде вице-премьер.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина коронавируска бәйле хәзерге вазгыятькә бәя бирде. Хәер, сөендерерлек хәбәрләр әллә ни юк. Республика киеренкелектә яшәвен дәвам итә. Идарә башлыгы китергән мәгълүматларга карасаң, бер атна эчендә коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары 37 процентка арткан. Узган атнада чиргә каршы прививканы 98437 кеше кадаткан. Бу – сентябрь аенда теркәлгән күрсәткечтән дә зуррак сан. Көзнең беренче аенда вакцина ясатучылар саны 80 меңнән артык кеше иде.

Сүз уңаеннан, Татарстанда узган тәүлектә 24010 кеше коронавируска каршы прививка кадаткан. Вакцина ясату башланганнан бирле республикада барлыгы 1195882 кеше прививка алган.

– Вакцина ясатыгыз дип мөрәҗәгать итүгә карамастан, күпләр моны сузды. Республиканың баш санитар табибы карары чыкканнан соң, билгеле, вакцина ясатырга җыенучылар артты, – диде бу җәһәттән Ләйлә Фазлыева.

Коронавируска каршы чикләү чаралары белән хушлашырга иртәрәк. Гомумән, бу хакта 2022 елның язына кадәр хыялланмый торырга да була әле, ди белгечләр. «Кабул ителгән карарлар эпидемиологик иминлек чорына кадәр гамәлдә булачак. Коронавирус белән чирләүчеләр дә, ОРВИ белән авыручылар саны да арта. Узган атнада гына 25246 очрак ачыкланды», – диде Марина Патяшина.

Алдарга тырышма

Электрон хезмәтләргә ихтыяҗ зур хәзер. Күпфункцияле үзәкләргә дә эш өстәлде, «Дәүләт хезмәтләре» порталына керүчеләр саны да сизелерлек артты. Бу атнада порталда теркәлүчеләр саны 50 меңгә җиткән. Моңа кадәр әлеге хезмәттән файдаланмаган өлкән яшьтәгеләр дә теркәлү уза башлаган. Гомумән алганда, хәзер порталда 2,5 миллионнан артык кешенең шәхси сәхифәсе бар.

Бу атнаның дүшәмбесеннән алып пәнҗешәмбесенә кадәр күпфункцияле үзәккә 82 меңләп кеше килгән. Шуларның 35 меңе «Дәүләт хезмәтләре» сайтында теркәлү һәм шәхси кабинетын раслату кебек сораулар белән мөрәҗәгать иткән.

Ихтыяҗ барлыгын аңлап, үзәкләр бу сорауларга җавап эзләп килгән кешеләрне якшәмбе көннәрендә дә кабул итәргә әзер. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин аңлатканча, мөрәҗәгать итүчеләр өчен үзәкләр иртәнге 9дан көндезге 3кә кадәр эшләячәк.

QR-кодлар белән алыш-биреш уйнарга, ялган кодлар ясатырга ярамый. Министр искәрткәнчә, мондый кырын эш өчен җавап бирәсе булачак.

– QR-код – һәркемнең үзенеке. Ул шәхескә беркетелгән, аның паспорт мәгълүматларына бәйләнгән. Теләсә нинди ысул белән ялган код ясау ялган документлар ясау буларак кабул ителәчәк, бу җинаять санала. Шуңа да алдан искәртеп куярга телибез. Берәү дә системаны алдаларга маташмасын иде, – диде министр. Ул да хәзер үз сәламәтлегеңне дә, башкаларныкын да кайгырта торган чор булуына басым ясады һәм, бар да вакытлыча, дип тынычландырды.

Җаваплылык турында сүзне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Фәргат Мөхәммәтҗанов дәвам итте.

– QR-код системасы кертелгән көннән алып Татарстанда вазыйфаи затларга карата 56 беркетмә төзелде. Ялган белешмәләр сату күрсәткечләре дә арта. Соңгы 4 айда Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм республиканың башка районнарында ачыкланган хокук бозулар буенча 38 җинаять эше кузгатылды, – диде ул.

Ялган QR-код белән йөреп булмаячак. Сак хезмәткәрләре махсус өйрәтү узган инде. Электрон җайланмаларын махсус программа белән дә тәэмин иткәннәр. «Ялган белешмәләр, кодлар ясаткан кешеләр онытылып китә бугай. Әйе, бәлки алар иректән мәхрүм ителмәс, шартлы рәвештә хөкем ителер, штраф алыр. Тик бу кешенең биографиясенә тап төшәчәк. Бу балалары һәм оныкларына да йогынты ясаячак. Болар хакында уйламыйлар», – дип борчылды ул.

Үлчәүнең бер ягында акча булса, икенчесендә – сәламәтлек. Кайсы як өстенрәк чыгар бит. Таләпләрне үтәмәгән өчен ничә сум акчадан колак кагу турында да белеп тору зарурдыр. Гражданнарга – 30 мең, вазыйфаи затларга һәм эшмәкәрләргә – 50 мең, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Бер тырмага икенче тапкыр баскач, штраф күләме дә артачак. Бу очракта 50 меңнән башлап 1 миллион сумга кадәр акчадан колак кагу куркынычы бар. Брифинг вакытында да ялган белешмәләр ясату турында түгел, сәламәтлекне кайгырту турында уйларга өндәделәр.

Буш урыннар бармы?

Хәзерге шартларда сәламәтлек тармагына да җиңел түгел. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов шул хакта сөйләде.

– Республикада 6758 ятак булдырылган. Шуларның 332се генә буш. Ягъни резерв 5 процентны гына тәшкил итә. Шулай да өстәмә ятаклар әзерләү ихтыяҗын күрмибез. 17 меңләп медицина хезмәткәре коронавируска каршы көрәшкә җәлеп ителгән. Шуларның яртысыннан артыгы госпитальләрдә эшли. Вакцинага килгәндә, хәзерге вакытта 574 мең доза бар. Аннан үлүчеләр юк. Без дә кадаттык, туганнарыбыз да ясатты, – диде ул.

Вакцина җитәр дә, ә менә табиблар? «Бу пандемия вакытында пенсия яшенә җиткәннәрнең эштән китүе белән дә бәйле. Без хәзер медицина юнәлеше буенча укучы студент-ординаторларны җәлеп итәргә җыенабыз», – диде Илдар Фатыйхов.

 

Алардан башка булмый. Бу юлы да волонтерлар, яшьләр ярдәменә өмет баглыйлар. Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләренә булышу өчен «Ярдәм янәшә» хәрәкәте яшьләре, студентлар отряды, яшьләр оешмалары вәкилләрен җәлеп итәчәкләр. Алар өлкән буынга мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк, теркәлергә, кодны бастырырга булышачак.

Эш бирүчеләр колагына

Роспотребнадзор вәкилләре 9 ноябрьдән Министрлар Кабинеты карарының хезмәт урыннарында ничек үтәлүен тикшерергә чыгачак. Шуңа да барлык өлкәләрдәге эш бирүчеләргә әзер торырга кушалар.

Әлеге контроль-күзәтү чаралары нигезендә нинди документлар тикшереләчәк соң?

– оешманың штат расписаниесе;

– вакцина ясатырга яраган хезмәткәрләр исемлеге;

– хезмәткәрләрнең вакцинация әһәмияте белән танышу турындагы таныклыгы;

– эштән читләштерү яисә дистанцион эш режимына күчерү турында боерык;

– вакцина ясату яисә коронавирус белән чирләү турындагы белешмәләр;

– «метотвод» турында белешмәләр.

Мондый вазгыятьтә ничек тынычлык табарга?

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавабы:

– «Без, һичшиксез, сезне бераз курку белән, бераз  ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп, уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. Сынауларга сабыр итүчеләрне Җәннәт белән сөендер!» – диелә Коръәндә. Бу сүзләр – кисәтү. Элек кеше авылда яшәгән, шәһәрнең кайда икәнен белмәгән дә. Бәхетле яшәгән бит. Төшенкелеккә бирелеп, тормышны үзебез катлауландырабыз. Дингә якынаеп, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнгәч кенә тынычлык киләчәк. Һәр адымыңны уйлап, гел начар уйда йөрү хәерле булмас.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү