«Урман – халык байлыгы»: аннан файдалана алмагач, халыкныкы булып чыгамы инде ул?  

Урман кемнеке? Халык белән аралашканда урманнан, аерым алганда, ауган агачлардан файдалануга кагылышлы канәгатьсезлекләрне еш ишетергә туры килә. Алар таләпләрнең аңлаешсыз булуыннан зарлана. Бүген халык урман байлыгыннан ни дәрәҗәдә файдалана ала? Биредә нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый? Без шул хакта белештек.

Агачы бар – файдасы юк?

Газетабызның алдагы саннарында Кукмара районының Бакча-Сарай авылының бик матур урынга урнашуы хакында язган идек. Тирә-ягын урманнар әйләндереп алган. Яшеллек халыкның бакча башыннан ук башлана. Дөрес, кешеләр әйтүе буенча, алар аннан файдалана гына алмый. Бу беренче чиратта аунап яткан агачларны куллануга кагыла.

– Егылып, җирдә аунап яткан агач, гадәттә, эшкә яраксыз була инде ул. Аны кортлый башлагач ук кисеп алырга кирәк югыйсә. Бөҗәкләрнең башка агачларга да күчү куркынычы зур. Корт кергәнен түгел, кайвакыт хәтта корыганын алырга да рөхсәт юк, – дип зарын белдерде шушы авылда яшәүче Азат Һадиев. – Мунчага ягар өчен корыганын сорап барганыбыз булды. «Билет юк», – дип, алырга рөхсәт итмиләр. Нинди генә йомыш төшсә дә, шушы җавапны ишетәбез. Урман итәгендә яшәп, шуннан файдалана алмагач та рәхәт түгел. Җитәкчеләрдән: «Урман – халык байлыгы», – дип еш ишетәбез. Аннан файдалана алмагач, халыкныкы булып чыгамы инде ул?

Шушыңа охшаш фикерне без Балтач районының Алан авылына баргач та ишеткән идек. Халык әйтүе буенча, авыл янындагы матур, куе урманнар шәхси кулларга күчкән.

– Урманнарны арендага алгач, анда керүне тыйдылар, агачларны кистеләр, умарталыкларны алдылар, көтү керттермәгәч, малларны чыгармый башладык. Ауган агачларны алырга шулай ук рөхсәт булмады. Ә безгә корыган чыбык-чабык кирәкми. Бар кешедә газ булгач, утын мунча ягарга гына кирәк. Анысын сатып кына алалар, – дигән иде Хәлим Кәримов.

Байлык

Татарстан – аз урманлы төбәк. Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген республикада 1 миллион 269 мең гектар мәйданда урманнар үсә. Бу – Татарстанның урманлы өлеше 17,5 процент дигән сүз. Төрле районда төрлечә. Чүпрәледә ул нибары 2,9 процентны тәшкил итсә, ә Нурлатта, әйтик, 41,1 процентка җитә. Урманнарның 1 миллион 234 мең гектары урман фондына туры килә. Болардан кала, Россия Оборона министрлыгы җирләрендә, торак пунктларда, авыл хуҗалыгы һәм башка категория җирләрдә урнашкан урманнар бар.

2014 елдан башлап, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, ел саен 2 мең гектардан да ким булмаган авыл хуҗалыгы җирләрендә урман үсентеләре утырту эшләрен алып бара.

Ярый һәм ярамый

Шулай да бүген урманда нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый соң? Билгеле ки, халык урманнан бөтенләй файдаланмый дип әйтсәк, дөреслеккә туры килмәс иде. Җиләк-җимешен, гөмбәсен, чикләвеген җыя, дару үләнен әзерли, терлегенә печәнен чаба. Шуңа күрә халыкның ризасызлыгы күпчелек очракта агач юнәтүгә бәйле.

Министрлыкның җавап хатыннан аңлашылганча, халык агач булмаган урман ресурсларыннан да файдалана ала. Аңа исә җирдә ята торган коры-сары, чыбык-чабык, ботак азыгы, каен тузы, агач кайрылары керә. Каен тузын, агач кайрыларын, ботак азыгын бары тик урманнарда сайланма яки тоташ агач кисү эшләре башкарылганда гына, яңа кисеп аударылган агачлардан әзерләргә рөхсәт ителә.

Ләкин урманда булган вакытта халык янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Шулай ук агачларны законсыз кисү, аларга зыян салу өчен җаваплылык та каралган.

Билгеле булганча, урманчылык тармаганда төп үзгәрешләрнең берсе 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлады. Ул җиргә егылган агачларны халыкка үз ихтыяҗлары өчен җыюны рөхсәт итүдән гыйбарәт иде. Министрлык белгечләре аңлатуынча, «аунак агач» дигәндә көчле җил, давыл, буран яки кирәгеннән артык кар яву нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин урман-диләнке эшләрен уздырган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яки агач кәүсәләре турында сүз бара. Мондый агачларны файдаланганда кайбер шартларны үтәргә кирәк. Аларны әзерләгәндә кул белән эшли торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар кулланырга рөхсәт ителә. Җыю күләме законнарда каралмаган, ләкин үз ихтыяҗларың өчен аунак әзерләгәндә бензин пычкысы кулланырга ярамый.

Дөрес, быел, Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Агач булмаган урман ресурсларын әзерләү һәм җыю кагыйдәләрен раслау турында»гы 2020 елның 28 июлендә имзаланган боерыгы нигезендә бензин пычкысы кулланырга рөхсәт ителде. Ләкин әлеге искәрмә очрагы бары тик урман кишәрлекләрен арендага бирү турындагы килешүләр нигезендә агач булмаган урман ресурсларын (шул исәптән аунак агачларны да) җыю һәм әзерләү эшләрен алып баручыларга гына кагыла иде. Ә үзенә генә аунак агач җыючылар өчен кагыйдәләр шул ук, үзгәрмәде.

«Арча урманчылыгы» учреждениесе карамагына Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы урманнар керә. Җитәкчесе Шамил Хәйруллин әйтүенчә, билет алу тәртибе Россиядә күптәннән кулланылмый.

– Корып ауган агачларны алырга теләгән кешеләргә комачаулык иткәнебез юк, – диде ул. – Ләкин бу араларда гына мөрәҗәгать итүчеләр күренми. Соңгы елларда кайбер урманнарда корып, авып яткан агачлар чыннан да күп. Безгә Азнакай районында агачлар утыртырга туры килде. Анда вазгыять бер дә яхшы түгел. 2010 елгы корылык нәтиҗәсендә, агачлар хәлсезләнеп, авырый башлаган. Һәм урманнарында чыннан да авып, тәртипсез яткан агачлар күп. Аларны җыеп та бетерү мөмкин түгел. Халыкка да кирәкми. Элеккеге еллар булса берсен дә калдырмый җыеп бетерерләр иде, чөнки ул вакытта халык урман белән яшәде.

Татарстанның урман фондына кагылышлы кызыклы фактлар

  • Республиканың иң күп урманлы районы – Нурлат. Биредә урман өлеше республиканың 41,1 процентын тәшкил итә. Аннан кала Зәй (28,4 процент), Мамадыш (28,3 процент) һәм Әлмәт (28 процент) районнары.
  • Иң аз урманлы районнар – Чүпрәле (2,9 процент), Әтнә (4 процент), Менделеевск (5,9 процент) һәм Сарман (6 процент).
  • Составы буенча республика урманнарында йомшак яфраклы агачлар өстенлек итә. Урман фонды җирләренең 60,6 проценты алар өлешенә туры килә. Ылыслы агачлар – 22,1, каты яфраклы агачлар – 16,7, куаклар 0,6 процентны тәшкил итә.
  • Агач төрләренә килгәндә: урманнарда усак – 20,3, вак яфраклы юкә – 19,7, каен – 17,6, нарат – 15,7, имән – 13,8, чыршы – 5,9, башка төр токымнар (корычагач, тирәк, карама) – 7 процент.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү