Риман Гыйлемханов: Ни өчен соң әле тел язмышын бары тик гаиләгә генә йөкләргә?!

Бу арада социаль челтәрләрдә кызу бәхәсләр барды. Зыялыларыбыз бер көнне телефонда татар шрифты язмышы турында сүз куертты, иртәнге якта башланган бәхәс, бүленеп-бүленеп, көне буе диярлек дәвам итте. Акыл өйрәтү, яхшылап әйтеп карау, бер-береңне мыскыл итү – берсе дә калмады. Мондый сөйләшүләрдән соң берәрсенең күңелендә милли хисләр ни дәрәҗәдә тулып ташыгандыр, белмим, әмма үзара үпкәләшү шактый иде.

Икенче көнне зыялыларыбыз балаларын, оныкларын татарчага өйрәтмәгән милләттәшләрен эттән алып эткә салды. Араларында нәсел «чүпләтү»не төп бәла итәргә кирәк түгелдер диючеләр дә, шул ук вакытта бала-оныкларын татарчага өйрәтә алмаганнарга «зыялы» дип түгел, «зыянлы» дип мөһер сугучылар да табылды. Бүген кемнең нинди сүз әйткәнен язып тормыйм, чөнки берәүне дә кимсетәсем килми.

Телебезнең язмышын хәл итүдә телефонда татар шрифты булу-булмау ни дәрәҗәдә әһәмиятледер, анысын әйтә алмыйм, әмма гаиләдә милли тәрбия бирү кирәклеген хуплыйм. Шул ук вакытта бу «бер кашык суда батып яту» кебек түгел микән дип тә уйлап куям. Ни өчен соң әле тел язмышын бары тик гаиләгә генә йөкләргә?! Бала-оныклары татарча белмәгәннәр ни өчен «язучы» исемен күтәреп йөрмәскә тиеш? Ни өчен мәсьәләгә киңрәк, тирәнрәк карамыйбыз? Югарыга күз бакмыйбыз?

Без барыбыз да – җәмгыять, система җимешләре. Әгәр җәмгыятьтә ихтыяҗ, уңайлы мохит тудырылмаса, бер генә тел дә яши алмый. Бу үтмәс товарны базарга, сатуга чыгару белән бер, кирәкмәгән әйберне кем алсын, ни хаҗәтемә ул?! Чагыштыруым, бәлки, тупасрактыр, гафу итәрсез. Әмма бу –хакыйкать. Тел язмышын гаилә түгел, ә дәүләт, хакимият, бүген алып барылган сәясәт хәл итә. Кайбер мәмләкәтләрдә икешәр, өчәр, дүртәр (мәсәлән, Швейцариядә) тел дәүләт теле санала һәм хакимият аларның яшәеше, үсеше өчен шартлар тудыра. Россиядә исә рәсми рәвештә бер тел – рус теле рәсми дәүләт теле санала. Дөрес, РФ Конституциясе буенча республикаларның үз дәүләт телләрен билгеләргә хакы бар, алар дәүләт идарәсендә дә кулланырга хокуклы. Әмма Төп Законда «Россия Федерациясенең дәүләт теле белән беррәттән …» дигән сүзләр бар. Республикаларда әле тагын 15 тел дәүләт теле исәпләнә, әмма алар ятим бала хәлендә, булса ярый, булмаса ярый, дип әйтик инде. Сиңа любой урыс туган: «У нас официальный язык – русский», – диячәк һәм син авыз ачып берни дә әйтә алмаячаксың.

Күптән түгел без – «ВТ»ның берничә журналисты Балтачта булып кайттык. Бу районда төп дүрт милләт: татар, рус, удмурт, мари яши. Шунысы кызык, аларның һәрберсе диярлек татарча белә, кайчак кайсы милләттән икәнен дә аеру читен. Дөрес, урыс кардәш татарчасын шомартырга әллә ни ашкынмый, алар сан ягыннан да әллә ни түгел. Ә менә калганнары белән татарча рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин һәм татар үзе дә удмуртчага, маричага җиңел күчә. Кайбер милли бәйрәмнәрне дә бергәләп уздыралар. Әле спорт ярышларын үткәрү турында да шаккаттырып сөйләделәр. Мәсәлән, мари һәм татар авылы яшьләре футбол уйнаганда һәр ике команданы аралаштырып бетерәләр икән. Ягъни мари ягына – татар, татар ягына – мари егетләрен кушалар. Өстән берәү дә мәҗбүр итми. Шулай «тел, гореф гадәт вә әхлак алмашып» яшәү күптәннән килә. Берәүне дә аерып кую юк.

Шушы акыллы сәясәтне ил дәрәҗәсендә алып барып булмый микән дип тә уйлап куям. Шул ук вакытта үзем үк «едва ли» дип җавап та бирәм.

Инде нишләргә? Тукаебыз бу сорауга моннан 115 ел элек җавап биргән инде. 1906 елда Уральскида чыккан «Фикер» газетасында аның «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» мәкаләсе басыла. 20 яшьлек Тукай нәрсә ди? Сүзен-сүзгә үк әйтмим, милләткә әдәбият гөл-сулары кирәк кебек, аңа җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, авызына иттихат вә иттифак (берләшү, бергәләп эшләү) сулары салыйк, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик, шушы юллар, чаралар аша хушына китерик ди.

Ә без бүген кемнең телефонында татар шрифты юклыгы һәм ни өчен юклыгы турында бәхәсләшәбез, бала-оныклары татарча белми, дип пыр туздырабыз.

Ике каен арасында адашып йөрмәсәк иде, дип әйтүем.


Риман Гыйлемханов: Ни өчен соң әле тел язмышын бары тик гаиләгә генә йөкләргә?!” язмасына фикерләр

Фикер өстәү