Республикада мәҗбүри вакцинация 2022 елның язына кадәр дәвам итүе ихтимал

Татарстанда халыкның кайбер төркемнәренә мәҗбүри вакцинация 2022 елның язына кадәр дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Карар эпидемиологик иминлек булмаган чорда гамәлдә булачак, ул 2022 елның язына, ягъни вирус инфекцияләренең сезонлы күтәрелеше булган чорга кадәр дәвам итәргә мөмкин», – диде спикер.

Элегрәк Татарстанда аерым категория гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителгәнлеген хәбәр иткән идек. Эш бирүчеләр 8 ноябрьгә кадәр хезмәткәрләренең бер генә компонент белән булса да вакцинация узуын тәэмин итәргә тиеш. Югыйсә, хезмәткәрне «читтән торып эшләүгә» күчерергә яки эштән читләштерергә кирәк.


Фикер өстәү