«Южный»да вакцинация пункты яңадан эшли башлады

Казанның Җиңү проспектындагы «Южный» сәүдә-күңел ачу комплексында вакцинация пункты яңадан эшли башлады.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда аерым ишектән керергә мөмкин. Шул сәбәпле, кергәндә QR-код кирәкми. Анда ковидтан беренче компонентны да, шулай ук икенчесен дә ясатырга була.

Биредә «Спутник V» һәм «Спутник Лайт»тан тыш, грипптан «Ультрикс» вакцинасын да ясатырга мөмкин.

Мобиль пункт көн саен 10:00–20:00 сәгатьләрдә эшли. Үзегез белән паспорт һәм СНИЛС яки мәҗбүри медицина иминияте полисын алып килергә кирәк.

Ленин исемендәге мәдәният йортындагы вакцинация пункты эш графигын үзгәртте. Хәзер анда дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00-19.00 сәгатьләрдә кабул итәрләр.


Фикер өстәү