Питрәч районы юлында «КАМАЗ» янган

Бүген көндезге сәгать ун тирәсендә республиканың Питрәч районында М7 юлында «КАМАЗ» машинасына ут капкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кирпеч төягән «КАМАЗ»ның кабинасына ут капкан.

10.16 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Йөк машинасы кабинасы тулысынча янып беткән. Якынча ачыкланганча, транспорт чарасы системасы, механизмы һәм узеллары төзексез булу аркасында чыккан.

Шаһитлар сүзләренчә, янгын сәбәпле, юлда бөке хасил булган.


Фикер өстәү