«Голос» тамашасының яңа сезонында Динә Гарипованы киләсе турга үтә алмады

Яшел Үзәндә туган, «Голос» тамашасының беренче сезоны җиңүчесе Динә Гарипова музыкаль шоуның юбилей сезонында катнашты. Артист чыгышын инстаграмда үз сәхифәсендә куйды.

«Мине караучыларга һәм минем өчен җан атучыларга рәхмәт. Мин бу сәхнәгә кабат чыгуым һәм якын остазларымны күрүемә шатмын. Юбилей сезонында катнашучыларның барысын да котлыйм һәм үзләрен яхшы яктан күрсәтүләрен телим. Бу конкурс сезгә яңа мөмкинлекләр бүләк итсен һәм талантыгызны тулысынча ачсын. Үзегезгә ышаныгыз!», — дип теләгән ул.

Шоуда Динә Гарипова «А напоследок я скажу» романсын җырлады. Ул башкаруы белән берьюлы Дима Билан, Леонид Агутин һәм Пелагея күңеленә үтеп керә алды, әмма Александр Градскийның кәнәфие шул килеш калды. Җырчының 2012 елда «Голос» шоуындагы остазы үз укучысына борылмады.

«Мин сине танып бетермәдем. Иң кызыгы, теге юлы мин сиңа берүзем борылган идем!», — диде ул көлеп.

Хәзер Динә Градский театрында эшли.


Фикер өстәү