Казан мәктәбендә теракт әзерләнүе турында ялган хәбәр тараткан үсмер тоткарланган

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә өч җинаятьченең Казанның Дәрвишләр бистәсендәге бер мәктәптә теракт әзерләве турында пост урнаштырган яшүсмерне тоткарлады. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә мәктәптә әзерләнә торган теракт хакында фикер алышуларга бәйле сигнал «Дәрвишләр» полиция бүлегенә 14 октябрьдә килгән.

«Әлеге аноним хәбәрне мәктәпнең элеккеге укучысы язуы ачыкланды, хәзерге вакытта ул Мәскәүдә яши һәм мәктәптә укый. Ул әлеге мәгълүматның дөрес түгеллеген һәм шул рәвешле шаяртырга теләвен әйтә. Тикшерү нәтиҗәсендә теракт турындагы мәгълүмат расланмады. Хокук сакчылары белем йортын җентекләп тикшерде. Балалар һәм хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди куркыныч та янамый», — дип хәбәр итте чыганак «Татар-информ» агентлыгына.

Хәзерге вакытта әлеге яшүсмер Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәренең Можайск районы буенча полиция бүлегенә китерелгән.


Фикер өстәү