Эльмира Зарипова татарстанлыларны Әтиләр көне белән котлады

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатларында Россия Федерациясе Президенты указы белән беренче тапкыр Әтиләр көне билгеләп үтелә. Ул октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә.

Илнең лаеклы гражданнарын тәрбияләү, гаиләдә балаларны һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудыру гаилә башлыгының актив өлешеннән башка мөмкин түгел. Нәкъ менә әтиләр үсеп килүче буын өчен намус һәм батырлык үрнәге булып тора, балада ватанпәрвәрлек, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияли.

Татарстанда балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча социаль әһәмиятле чаралар гамәлгә ашырыла, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен уртаклашу буенча мәдәни, спорт, ял итү, мәгълүмати-агарту чаралары оештырыла. Ай саен гражданнарны алимент йөкләмәләре мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көннәре уздырыла. Алар шулай ук әтиләрнең игътибарын бала тормышында катнашу кирәклегенә юнәлтергә тиеш.

Һичшиксез, Россиядә Әтиләр көне республикада яңа яхшы традицияләргә башлангыч бирәчәк, онытылган гореф-гадәтләрне яңартырга ярдәм итәчәк.

Хөрмәтле ирләр, әтиләр һәм бабайлар! Сезне Әти көне белән котлыйм һәм нык булуыгыз, балаларыбызга һәм гаиләләрегезгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Гаиләләрегезгә нык сәламәтлек һәм тынычлык телим.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова


Фикер өстәү