Җәлил хәзрәт Фазлыев: Әти кешенең дәрәҗәсе төшә

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:

– Гаиләсе өчен тырышкан үрнәк әтиләр элек тә булган, хәзер дә бар. Шәригать буенча ир-ат – тормыш алып барырга, гаиләнең матди ягын тәэмин итәргә, хатын-кыз исә гаилә учагын сакларга тиеш. Ә без хатын-кызларны заводларга, тимер юл кебек авыр эшләргә куып керттек. Әни кешенең тормыш йөген тартуын бала да күреп үсә. Нәтиҗәдә, әти кешенең дәрәҗәсе төшә. Кыз сорарга килгәч тә ата-ана егет кешедән иң беренче эш итеп: “Кызым кайда эшлиячәк?”, – дип сорый хәзер. Ата-ана кыз балаларны гаилә өчен түгел, эшкә әзерләп үстерә. Шуңа күрә ир-атларның әти була белү-белмәве турында сөйләгәндә, иң элек җәмгыятьтәге менә шушы карашны үзгәртергә кирәк. Әле шушы шартларда да менә дигән итеп яшәп яткан, малын тапкан, тормыш алып барган ир-атлар – әтиләр бар. Әтиләр көне кертелгән икән, андый үрнәк гаилә башлыкларын да күбрәк күрсәтергә кирәк.


Фикер өстәү