Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: Ирләр өйләнүен өйләнә, әмма җаваплылыктан курка

Октябрь аеның өченче якшәмбесе рәсми рәвештә Әтиләр көне дип игълан ителде. Нинди булырга тиеш ул чын әти? Хәзерге заманда ир хакын хаклау, гаиләнең бөтенлеген кайгырту бармы әле? Әлеге сорауларга әтиләр дә, әниләр дә җавап эзләде.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы:

– Ир-ат яхшы әти булырга тырышырга тиеш. Бар да үз кулыбызда бит. Гаиләсен, балаларын уйлаган кеше дөрес итеп яшәячәк. Бар да тәрбиядән килә дип уйлыйм мин. Вакытында ярату, наз күрмәгән балалар, үскәч, үзләре дә балаларына карата шундый ук кырыс һәм салкын булачак. Бик сирәкләр генә бала дип яши. Күп кенә ирләр өйләнүен өйләнә, әмма җаваплылыктан курка. Бала авыру тугач, ташлап китүче әтиләр дә бар. Алай эшләмәскә кирәк. Хатын-кызларга болай да җиңел түгел.


Фикер өстәү