Алып баручы Фәридә Төхвәтуллина: Хатын-кыз үзен беренче планга чыгара икән, ахыр чиктә, үзенә бик авыр булачак бит

Октябрь аеның өченче якшәмбесе рәсми рәвештә Әтиләр көне дип игълан ителде. Нинди булырга тиеш ул чын әти? Хәзерге заманда ир хакын хаклау, гаиләнең бөтенлеген кайгырту бармы әле? Әлеге сорауларга әтиләр дә, әниләр дә җавап эзләде.

Фәридә Төхвәтуллина, “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы, 4 бала әнисе:

– Гаиләләргә әти кирәк. Әтисез үскән бала әллә кайдан аерылып тора. Әмма әтигә хөрмәт әнидән башлана. Безне, тәртипсезләнә башласак, әтиеңә әйтәм дип кисәтеп үстерделәр. Әти абруйлы булгач, шул сүздән соң бик тиз тәртәгә керә идек. Мин дә шушы алымны кулланам. Гомумән алганда, җәмгыятьтә ирләрнең дәрәҗәсе төште. Хәзер ир генә түгел, хатын-кыз да гаилә туендыручы. Хатын-кыз үзен беренче планга чыгара икән, ахыр чиктә, үзенә бик авыр булачак бит. Әтиегез кайткач кына табын янына утырабыз, әтиегез ни әйтер дигән мөнәсәбәтләр, миңа калса, иң дөресе. Тормышта тагын бер гыйбарә бар: ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын, диләр. Шуңа да гаиләдә әтине балаларга начар итеп сөйләргә ярамый, әтине түбәнсетмәскә кирәк. Балаларымның әтисенә килгәндә, алар бик бәхетле. Әтиләре дәрес тә әзерләтә, әкият тә укый, уйната да. Һәр гаиләгә әтиле тормыш телим.


Фикер өстәү