Блогер Айназ Габидуллина: Бездә ир – ир урынында, хатын – хатын урынында

Октябрь аеның өченче якшәмбесе рәсми рәвештә Әтиләр көне дип игълан ителде. Нинди булырга тиеш ул чын әти? Хәзерге заманда ир хакын хаклау, гаиләнең бөтенлеген кайгырту бармы әле? Әлеге сорауларга әтиләр дә, әниләр дә җавап эзләде.

Айназ Габидуллина, блогер:

– Әтиләр нинди булырга тиеш? Мин, гомумән, тиеш дигән сүзне кабул итә алмыйм. Һәр кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Беребез дә идеаль түгел. Кемдер гаиләсенә күбрәк игътибар бирә, кемдер карьера ясый. Әмма, башта –  эш, дип чабучы ир дә, гаиләсенең матди ягын кайгыртып, аларны матур яшәтә ләбаса. Гаиләдә ничек яшәү – һәркемнең шәхси эше.  Тормышта төрле чаклар була. Әмма алтын урталыкны табарга кирәк. Без бит авыр чорда яшәмибез. Әниләр кебек чишмәдән су ташыйсы, утын ярып, мичкә ягасы юк. Эштән кайткач, гаиләбез өчен вакыт җитәрлек. Әмма соңгы елларда әти-әниләрнең бар вакыты дәрес әзерләп уза. Аның баласының рухи халәте, хыялы турында сөйләшергә вакыты калмый. Менә бу хакта уйларга кирәк. Без ирем белән – гаилә җанлы кешеләр. Бездә ир – ир урынында, хатын – хатын урынында. Айдар эше бетүгә өйгә ашыкса, мин аны җылы ашым, чиста өем, ягымлы йөзем белән каршы алам.


Фикер өстәү