Күпбалалы әни Ләйсән Саттарова: Узган ел коронавирус иремне алып китте. Миңа әле дә бик авыр

Ләйсән Саттарова, күпбалалы әни:

– Узган ел коронавирус иремне алып китте. Ул чакта дүртенче балама авырлы идем. Без гел матур хыяллар белән яшәдек. Тормышыбыз җитеш иде. Авыл җирендә торгач, мохтаҗлык кичермәдек. Иремнең ике көн тән температурасы күтәрелеп йөрде дә, аңын югалтты. Казанга алып киттеләр. Иртәгесен үлде дип хәбәр килде. Миңа әле дә бик авыр. Әтисез туган кызыма 9 ай инде. Бала да үсә, үзең дә яшисең. Тик менә ирем генә җитми. Үз гомерендә бер начар сүз әйтмәгән, безне яратып торган кеше иде ул. Әле ярый әти-әниләр ярдәм итә. Каенанам ирем үлгәннән соң бер генә көнгә дә ялгыз калдырмады. Әнә, шулай хәсрәтне бергә күтәреп яшәп ятабыз. Әгәр әтиебез исән булсамы?! Бүген зур бәлеш салып, матур бәйрәм ясар идек.


Фикер өстәү