“ВТ” журналисты Гөлгенә ШИҺАПОВА: Әтиле тормышны әтисез белән чагыштырып булмый

Россиядә октябрьнең өченче атнасында Әтиләр бәйрәме уздырыла башлый. Кемнәрдер бу бәйрәм нәрсәгә инде дисә, күпләр кирәк иде дип җавап бирә. Бүген бик күпләр интернет челтәрләрендә үз әтиләрен котлап куя. Без дә фикерләр белештек.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, “ВТ” журналисты:

– Әтиләрнең төрлесе бар. Кемдер баласына алимент түләүдән дә качып йөри, кайберәүләр янәшә торып та яратуын әйтә алмый. Ә балага әти кирәк. Әнә шул әти икрәк дип күпме ханымнар түзеп яши. Башкача мөмкин дә түгел. Әтиле тормышны әтисез белән чагыштырып булмый. Ничә яшьтә булсаң да әти кирәк. Ятим калганда миңа 17 яшь иде. Әтиебез 39 яшендә фаҗигале төстә вафат булды. Ул минем күңелдә иң әйбәт әти булып саклана. Кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле, үз ризыгын башкаларга бирә торган кеше иде. Әле дә әтиемнең яратуы, кысып кочаклавы, чәчләремнән сыйпавы җитми.


Фикер өстәү