Татарстанда соңгы тәүлектә 121 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«40 кеше хастаханәгә озатылган, 81 кеше өйдә дәвалана», — ди ведомство.
Иң күп авыручылар Казанда — 49 кеше теркәлгән. Чаллыда — 22 очрак, Нурлат районында — 9, Алабуга һәм Түбән Камада — бишәр кеше. Авыру йоктыручылар республиканың 26 муниципалитетында ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле 2021 елның 17 октябренә Covid-19 белән авыруның 28 857 очрагы билгеле. 24 125 татарстанлы терелгән. Үткән тәүлектә терелүчеләр саны — 60.