Россиядә коронавирус белән авыручылар саны антирекорд куя

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны дүртенче көн рәттән яңа рекорд куя. Россиядә тәүлек эчендә ачыкланган COVID-19 очраклары дүртенче көн рәттән иң югары ноктасына менә. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

«Соңгы тәүлек эчендә Россиянең 85 төбәгендә коронавирусның 34 303 очрагы ачыкланган. Шул исәптән 2925 очрак (8,5 процент) клиник күренешләрсез», — диелә әлеге хәбәрдә.

Бер көн элек авыру йоктыруның 33208 очрагы теркәлгән була. Авыру арту тизлеге үсә бара — 0,42 проценттан 0,43 процентка кадәр. Россидә пандемия вакытында барлыгы 7 992 687 кеше авырган.

Соңгы тәүлектә 997 кеше үлгән, ә бер көн элек — 1002 иде. Бөтен үлем очраклары саны 223312гә җиткән.


Фикер өстәү