2022 елда баланы карау буенча пособиенең максималь күләме 31,2 мең сумга кадәр арта

2022 елның 1 февраленнән Россиядә бала карау буенча пособиенең максималь күләме 31 282 сумга кадәр арттырылачак.

Мондый мәгълүмат Хисап палатасының «2022 елга һәм 2023-2024 елларның план чорына РФ Социаль иминият фонды бюджеты турында»гы документында урын алган.

Хәзер бу күрсәткеч 29 600 сум тәшкил итә. Мондый пособиенең минималь күләме 7 083 сумнан 7 493 сумга кадәр артачак.

Моннан тыш, бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә индексацияләнә: бала туганда пособие 18 886 сумнан 2022 елда 19 981 сумга җитәчәк.


Фикер өстәү