Гидрометеорология үзәге: Татарстанда беренче кар 20 октябрьдә көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда беренче кар якындагы чәршәмбе, 20 октябрьдә булырга мөмкин.

Бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә, кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр фаразлана, республикада урыны белән яңгырлы кар явуы мөмкин.

Дүшәмбе, 18 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез 12гә кадәр җылы булачак, яңгыр явуы ихтимал.

Сишәмбе, 19 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез +10 градуска кадәр җылы көтелә. Аязучан болытлы көн, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.


Фикер өстәү