Политолог Путинның дәвамчысы булырдай министр исемен атады

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев ил Президенты вазыйфасын башкара ала. «Эхо Москвы» радиостанциясе белән әңгәмәдә политтехнолог Станислав Белковский шундый фикер әйткән.

Эксперт билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Патрушев төрле яклардан шактый һөҗүмгә дучар булган, беренче чиратта, әлбәттә, азык-төлек продуктлары кыйммәтләнү аркасында. Әмма Белковский моңа бәйле «сәяси подтекст» ны күрә. Ул шулай ук Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның Патрушев турында әйткән сүзләрен дә куәтләгән, ул министрны дәүләт эшлеклесе һәм зур хәрефтән һөнәр иясе дип атаган булган.


Фикер өстәү