Җир кишәрлекләренә газ сузу буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде

Программадан фәкать шәхси ихтыяҗ өчен генә файдаланырга мөмкин.

Бүгеннән башлап, Россиядә җир кишәрлекләрен газ бүлү челтәрләренә тоташтыру буенча яңа кагыйдәләр эшли башлады. Министрлар Кабинетының бу җәһәттән тиешле карары Хөкүмәтнең рәсми сайтына урнаштырылган.
Яңа кагыйдәләр буенча, газлаштырылган авылда яки шәһәр-бистәдә шәхси йортның җир кишәрлегенә кадәр бушлай газ сузарга мөмкин. Әмма бу бина эшмәкәрлек алып бару өчен төзелгән булмаска тиеш. Йортның бары тик шәхси ихтыяҗ өчен генә салынган булуы шарт.
Газ кертүнең вакыты җир кишәрлегенең газбүлгечтән нинди ераклыкта урнашуына бәйле.
Җир кишәрлегенә газ сузу өчен газлаштыру операторына заявка җибәрергә кирәк. Заявканы Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ яки газ бүлү оешмасы сайты аша юлларга мөмкин.
Федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә җирле хакимият программа кысаларында үзенең таләпләрен һәм газ кертү вакытын билгеләргә мөмкин.
Газлаштыруның беренче этабы – 2023 елга кадәр, икенчесе – 2030 елга кадәр башкарылачак. Газүткәргечне җир кишәрлегенә кадәр сузу өчен газлаштыру буенча бердәм оператор һәм төбәк операторы җавап бирәчәк. Россиянең 67 субъектында, шул исәптән Татарстанда – “Газпром”, 12 төбәктә – төбәк компаниясе бушлай газ кертүне үз өстенә ала.


Фикер өстәү