Казан декабрь аена вакцинация буенча планны үтиячәк

Шәһәрдә һәр көн саен 7 меңнән артыграк кеше прививка ясата.

Татарстан башкаласы вакцинация темпын көчәйтә – шәһәрдә 424 мең кешегә прививка ясалган инде. Балалардан тыш, шәһәрдә яшәүчеләрнең 43,4 проценты вакцинация узган. Күмәк иммунитет барлыкка китерү өчен казанлыларның 80 проценты вакцинация үтәргә тиеш булса, шуларның 54,2 проценты аны үткән инде. Бу хакта шәһәр буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов белдергән.
– 8-17 октябрь чорында вакцинация узучылар күбәйде: сентябрь аенда тәүлегенә 1500 кеше прививка ясатса, узган атнада бу сан 7350гә җитте. Мондый темпны саклаган очракта, инде декабрьдә үк Казанда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыграгы прививкалы булачак, – дип ассызыклаган Мөхәммәтдинов.
Казанда прививка ясатырга теләүчеләрнең күбәюе сәбәпле табиблар һәм шәфкать туташлары саны арттырылган, шулай ук кайбер вакцинация пунктларының эш вакыты озайтылган.


Фикер өстәү