«Сезне дә футбол беткәнче өйдән куып чыгарганнардыр әле…»

Тәрбияченең балалар бакчасында беренче эш көне. Берүзенә өч төркем бала. Кич җитүгә барысын да әти-әниләре килеп ала, ә бер бала кала. Килеп алучы юк. Утыра инде шулай комлыкта сабыр гына уйнап, ярты сәгать үтә – килүче күренми. Тәрбияче борчыла башлый, бала янына килә.

– Кем алырга тиеш сине бакчадан?

– Әти.

Ну әти, тек әти инде. Ир кешенең эше бетәмени, берәр җирдә тоткарланадыр. Утыралар тыныч кына, көтәләр. Ә әти юк та юк. Бөтен бакча бушап кала хәзер, каравылчыдан башка кеше юк. Тәрбияче ата-аналар исемлеген алып чыга. Шалтыратырга кирәк ич инде, болай булмый. Малайдан сорый:

– Ә исемең ничек синең?

Малай исемен әйтә.

Тәрбияче бар исемлекне актарып чыга – баланың исеме юк. Тагын бер тапкыр карап чыга: өстән аска тикшереп карый, аннан соң – астан өскә. Юк малайның исеме.

Нәрсә эшләргә хәзер. Үз төркеменнән булса, өенә генә алып китәр иде дә әти-әнисенә шалтыратыр иде. Ә монда… Һәм, иң кызыгы, берни булмагандай уйный малай. Бернәрсәгә исе китми. Гадәттә, әти-әнисе килеп алмаса, бала тынгысызлана башлый ич инде, я еларга тотына, я башкача көйсезләнә. Ә бу малай… Бармы-юкмы аңа әти-әнисе… Тәрбияче курка төшә хәзер, борчыла, дулкынлана башлый.

– Әтиең кайда соң синең?

– Эштә.

– Кайчан киләчәк инде ул сине алырга?

– Ул килмәячәк.

Баланың тыныч кына әйткән сүзеннән тәрбияче бөтенләй куркуга төшә. Ничек инде килмәячәк?! Гадәттә, әти-әнисе килмәсә… Ә бу малай шундый тыныч… Тәрбияче хәзер калтырана башлый. Нәрсә эшләргә? Кемгә шалтыратырга? Бу көенчә дә түзү авыр, юкка-барга шау-шу куптарсаң, көлкегә калуың да бар. Аптыраган. Ни эшләргә дә белерлек түгел.

– Ә ник килмәячәк? – дип сорый тәрбияче, ниһаять, үзен кулга алып. – Әтиең нигә килмәячәк?

Һәм баланың тыныч җавабы тагын да шом өсти.

– Ул футбол карый.

– Нәр-сә?!

– Футбол карый, – дип тагын да тынычрак җаваплый малай, бернигә дә исе китмәстән. – Футбол караганда аны борчырга ярамый.

– Син бит аны эштә дидең.

– Эштә.

– Һәм үзең футбол карый дисең.

– Футбол карый.

– Эштә футбол карыймыни?

– Эштә футбол карый.

– Тренер-фәлән түгелдер ич.

– Юк, тренер түгел. Ул футбол карый.

– Нинди эш соң ул шулай футбол карый торган. Әтиең кем булып эшли?

– Каравылчы.

– Кайда?

– Балалар бакчасында.

– Кайда, кайда?

– Балалар бакчасында.

Бу сөйләшүдән тәрбияче үзенең кечерәя баруын тоя. Ишеткәннәре башына сыймый, йөрәген калтырану алган. Шулай да кирәкле сорауны бирә ала:

– Нинди балалар бакчасында?

– Шушы бакчада.

– Безнең балалар бакчасындамы?

Хәзер малай моңа сәерсенеп карый. Әллә нинди сәер апа бу, әйбәтләп әйтеп торасың, ә ул берни аңламый, бер үк нәрсәне кабат-кабат сорый. Һәм малай тагын бер кат яхшылап аңлатырга була:

– Әйе инде, шушы балалар бакчасында каравылчы булып эшли. Мин аның янына кергәч: «Бар, ычкын моннан, футбол беткәнче күземә күренәсе булма», – дип чыгарды. Көтеп утырам менә футбол беткәнен.

Һәм ул бөтенләй телсез калган тәрбиячегә төбәлә:

– Ә сез нигә һаман кайтмыйсыз?

Тәрбияче җавап табалмый. Малайга бу кирәкми дә, ул барысын да шундук аңлап ала:

– Ә-ә-ә, сезне дә футбол беткәнче өйдән куып чыгарганнардыр әле…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү