Актаныш районында яшәүче кондитер Альбина: «Ипине кибеттән сатып алмаганга ике еллап бар инде»

Альбина Исламова – Актаныш кызы. Бүген ул якташларын һәм якташ булмаганнарны төрледән-төрле тәм-томнар белән сыйлый. Кем өчендер ул – остаз да. Укучылары Актанышта да, Бельгиядә дә бар. Өйдә исә гаиләләре белән яңа пешкән ипигә ак май ягып ашарга яраталар. Нәкъ балачактагыча!

– Бу эш белән кайчаннан бирле кызыксынасыз?

– Аш-су эшен электән үк яратсам да, безнең гаиләдә камыр ризыкларын, төрле тәм-томнарны күбрәк сеңлем пешерә иде. Бүгенге һөнәрем белән декрет ялында гына кызыксына башладым. Дөресрәге, әнием туган көнемә торт бүләк иткән көнне. Ул чакта бөтен Актанышта бер генә кондитер иде. Ул әзерләгән тортны татып карагач, минем дә нәкъ шундыйны пешерәсем килде. Шуннан соң башланды барысы да: интернеттан төрле рецептлар таптым, тәм-том пешерү өчен кирәк-яраклар сатып алдым да әкренләп өйрәнә башладым. Безнең әти-әнинең кечкенә генә кафесы бар, беренче тортларымны шунда сата башладым.

– Сезнеңчә, торт тәмле килеп чыксын өчен, иң мөһим таләп нинди?

– Эшеңне яратып башкару. Рецептка гына ышанып булмый: аның буенча йә тәмле була, йә юк. Ә инде күңелеңне, мәхәббәтеңне кызганмый пешерсәң, рецепт буенча эшләмәгән килеш тә бик тәмле ризыклар килеп чыгарга мөмкин.

Үзегез нинди тәм-томнар яратасыз?

– Читексез читекче, дип әйтәләр бит әле, менә мин дә шундыйрак, ахры. Баллы ризыкларга исем китми, күбрәк башкаларны сыйларга яратам.

– Гаиләгез баллы ризыклар яратамы?

– Бик яраталар. Энем, сеңлем, гомумән, бөтен гаиләм татлы ризыкларны дүрт күз белән көтеп ала һәм бик яратып, мактый-мактый ашый. Шуңа күрә, нинди генә бәйрәм булса да, табынның баллы өлеше өчен үзем җавап бирәм.

– Сезгә пешерергә туры килгән иң сәер торт яки десерт?

– Алай бик сәер тортлар пешергәнемне хәтерләмим. Ләкин араларында иң истә калганнары бар. Мәсәлән, хәзер бит туачак бәбинең кызмы, малаймы икәнен белү өчен, махсус тортларга заказ бирәләр. Эчен йә зәңгәр, йә алсу төстә пешерәсең. Менә шундый тортларны бик еш сорыйлар, үзем дә яратып әзерлим. Аннан соң «Без тиздән әти-әни булачакбыз» дигән язулы тортларны пешерү дә күңелле. Шундый сөенечле вакыйга бит! Кул сорарга барыр өчен дә махсус тортлар сорыйлар. Кыскасы, башка кешеләрнең истәлекле вакыйгалары өчен пешергән тәм-томнар – иң истә калганнары.

– Остазыгыз бармы?

– Әлбәттә! Һәм алар бер генә дә түгел. Әти-әнием, клиентларым, дусларым, тормышта очраган башка кешеләр – барысы да сине нәрсәгә булса да өйрәтә. Гомумән, тормыш – үзе остаз ул. Нинди генә өлкәне алсаң да, өйрәнгән чакта яныңда белгеч булса, бу шактый вакытыңны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Остазың булмаса да, «А» ноктасыннан «Б» ноктасына барып җитеп була. Ләкин моңа бик күп вакыт сарыф ителәчәк. Ә вакыт – бүгеннең иң кыйммәтле ресурсы. Моны миңа кечкенәдән «сеңдереп» үстерделәр. Тормышның һәр мизгеле кадерле бит.

Бүген мин үзем дә биш-алты ел элек башкалардан өйрәнеп калганнарымны онлайн курслар аша өйрәтәм. Аллага шөкер, укучыларым күп. Алман иле, Бельгия, Мордовиядән укучыларым бар. Аларның уңышлары, теләкләре, җылы сүзләре тагын да остарырга этәргеч бирә.

– Татлы ризыкардан тыш, өйдә ипи дә саласыз икән. Моны кемнән өйрәндегез?

Инде ике ел чамасы ипине өйдә салам. Бу да – декрет ялыннан калган шөгыль. Безнең дәү әни сала иде ипине. Сез дә хәтерлисездер әле: ул сырлы-сырлы савытта булыр, күмер өстендә пешәр иде. «Көлчә» дип тә атаучылар бар аны. Менә шуларны искә алып, шуңа кызыгып, минем дә пешерәсем килде. Тик ул чакта башланды да ташланды ул. Ике еллап элек кемдәдер тагын күрдем өйдә пешкән ипине. Тагын кызыктым. Менә шуннан бирле ипине кибеттән алган юк. Күбесенчә атнага бер пешерәм. Бер салганда, үзебезгә дә, әти-әниләргә дә җитәрлек булсын, дим. Ул ипи бетеп китсә, өйдә кара тавыш чыга инде. Берсен пешергән көнне үк ашап бетерәбез, икенчесен туңдыргычка куеп торабыз. Анда ул яңа пешкән кебек саклана. Шул яңа пешкән ипине кисеп, өстенә ак май, аның өстенә шикәр, йә кайнатма ягып ашап куясың… Нәкъ кечкенә чактагы кебек!

Ул гына да түгел, өй ипие – бик файдалы. Мин аны натураль чүпрә кулланып, озак итеп кабартып пешерәм, файдалы он салам. Гомумән, өйдә ипи пешергәндә, аңа нибары дүрт әйбер: су, он, тоз һәм мәхәббәт кенә салына. Ә кибет киштәләрендәге ипинең нидән пешерелгәнен чамалыйсыздыр. Организмга начар тәэсир итә торган ингредиентлары була. Өй ипиен ашказаны да озаграк эшкәртә бит. Составында «В» һәм «Е» төркеменә керүче витаминнар бар. Файдасын шулардан күрәбез.

– Тортлар дөньясыннан арыган чакларыгыз да буладыр. Ничек ял итәсез?

– Эш булгач, төрле чаклар була инде. Илһам да югалып торгалый. Андый вакытларны тыныч кына уздырып, яңадан эшләү өчен илһам эзлисең. Гаиләбез белән диңгезне яратабыз, үземә волейбол ошый. Бер мәлне йога белән дә шөгыльләнеп алдым. Табигатьтә йөрергә яратам. Гомумән, ялның актив төрләре яклы мин.

– Сезнең  «Тик-Ток»тагы караулар саны миллионнар белән исәпләнә. Ничек җыйдыгыз шундый зур санны?

– Аның серен тәгаен әйтеп булмый инде. «Тик-Ток»та теркәлеп, видеоязмалар куя башлауга  караучылар саны дүрт-биш миллионнан артып китте. Мин, гомумән, социаль челтәрләрне алып баруга зур игътибар бирәм. «Инстаграм»да да, «Ютуб»та да сәхифәләрем бар. Белгәннәрем белән шунда уртаклашам, түләүле курсларым да бар. Аннан соң интернет аша сатып алучыларны да җәлеп итү, үз продукцияңне тәкъдим итү җиңелрәк. Кыскасы, бүгенге тормышыбызда алар төп рольләрнең берсен уйный.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү