Төп мәсьәлә – бюджет проекты

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 25 октябрьдә үткәрелә. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентчылар 19 мәсьәлә, шул исәптән 9 – республика һәм 4  федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.

2022 елга һәм пландагы 2023, 2024 еллар чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты көн тәртибендәге төп мәсьәлә булачак. Татарстан Президенты парламентка керткән документ буенча профильле комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә, парламент тыңлауларында фикер алышу булган.

«2022 елга төзелгән бюджет – гади генә булмаса да, чынбарлыкка ашардай бюджет, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Әйе, бюджет 10,9 миллиард сум күләмендә дефицит белән булдырылган. Әмма, ниятләнелгәннәрне эшләп, бу дефицитны капларбыз, дигән өметтә калабыз. Моннан тыш федераль программалар һәм проектларда катнашу да республикага өстәмә акча китерәчәк. Бюджет никадәр генә керемле булмасын, ул барыбер беркайчан да җитми. Безнең бурыч– тагын бер кат җәмәгатьчелектә тирәнтен тикшергәннән соң, Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасында бәян ителгән төп максат-бурычларыбызны исәпкә алу».

Утырышта республика бюджеты белән бер үк вакытта Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында закон проекты да каралачак.

Моннан тыш, аерым алганда, Татарстан Республикасы Сайлау кодексына, оешмалар милкенә салым, инвестиция эшчәнлеге, мәгариф турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары тикшереләчәк. Утырышта муниципаль җиргә контроль тәртибе турында республика законының үз көчен югалтуын тану хакында закон проекты каралачак. Федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, хәзер вәкаләтле җирле үзидарә органнары муниципаль җирләрне контрольдә тотачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итү, республика парламентының 4 депутаты (Илья Вольфсон, Марат Нуриев, Татьяна Ларионова, Артем Прокофьев) Дәүләт Думасы депутатлары итеп сайлану сәбәпле, Президиум, комитет, комиссияләр составына үзгәрешләр кертү дә планлаштырыла.

Моннан тыш Президиум утырышында Дәүләт Советының Татарстан Президенты Юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды.

Президиум утырышында Татарстан Президентының республика парламентына Юлламасында булган тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру буенча Дәүләт Советының чаралар планы расланды. «Узган елда кабул ителгән шундый ук план нигездә үтәлде, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. – 2022 елга план барлык комитетларның һәм депутат берләшмәләренең, Дәүләт Советы Аппаратының, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссиянең тәкъдимнәре нигезендә әзерләнде». Барлыгы илледән артык төп чара планлаштырыла.

2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы буларак игълан ителгән. Планда шуңа багышланган байтак кына чаралар билгеләнгән.

Планда дәүләт бүләкләре турында республика законына, яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана фидакарьлеге» медален гамәлгә кую ягыннан, үзгәрешләр кертү турында закон проектын карау аерым пункт итеп билгеләнгән.


Фикер өстәү