Бәяләр чабышка чыкты: азык-төлек хаклары ни сәбәпле арта?

Бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп арта. Кибеткә йөрүчеләр азык-төлек хакларының гына түгел, башка төр товарларның да бәяләре “котырып” артуыннан зарлана. Сәбәп нидә? Белгечләр алга таба ни фаразлый? Без шул хакта белештек.

Икътисадчылар азык-төлек товарларына дөньякүләм бәяләр 27 процентка өскә сикерүен әйтә. Һәм алар мондый күренешнең 40 ел булмаганлыгына басым ясый. Моннан тыш, белгечләр бер товарга бәя арту аның икенчесе күтәрелүгә дә китерә, дип саный. Мәсәлән, сөт бәясе арта икән, аның артыннан – терлек азыгы, аннан соң ашлама бәясе күтәрелә. Анысы исә башка төр ризыкларның, мәсәлән, яшелчәнең өскә сикерүенә китерә.

– Чынлап та, азык-төлек бәяләре бик нык күтәрелә, – дип раслый КФУның идарә итү, икътисад һәм финанслар кафедрасы мөдире Игорь Кох. – Моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе, глобаль инфляция. Икенчедән, дөньядагы халыкның, аларның яшәү дәрәҗәсе артуы. Өченчедән, актив кулланыла торган җирләрнең ярлылануы һәм табигатьтәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгының продуктлылыгы кимү.

Белгечләр фикеренчә, әлеге вазгыятьне тиз арада һәм җиңел генә хәл итү мөмкин түгел.

– Әлеге проблема тиз арада халыкара аренада уртага салынып хәл ителер, дип уйламыйм, – дип үз фикерен белдергән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альмир Михеев. – Бәяләр үсешенә бик күп факторлар йогынты ясый. Һәркемнең кызыксынулары да, бәя күтәрелү аркасында күргән ахыргы нәтиҗәләре дә төрле.

Кызганыч, киләчәккә булган фаразлар да куанырлык түгел. РИА “Новости” агентлыгында чыккан хәбәрдән аңлашылганча, 2021 ел ахырында Россиядә барыннан да элек азык-төлек булмаган товарлар, мисал өчен, бензин, төзелеш материаллары, тукыма һәм тәмәке кыйммәтләнәчәк. Агентлык Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән инфляциянең аерым күрсәткечләрен фаразлауга таянган. Ведомство мәгълүматлары буенча, азык төлек булмаган товарлар тармагында инфляция 7,2 процент (2020 елның декабре белән чагыштырганда) тәшкил итәчәк, бер ел эчендә азык-төлек булмаган товарлар 6,8 процентка кыйммәтләнәчәк.

Әлеге күтәрелештән азык-төлек бәяләре дә читтә калмас, әлбәттә. Яшелчә һәм җиләк-җимештән тыш товарларның бәяләре узган елның декабре белән чагыштырганда 6,6 процентка артачак. Алар бер ел эчендә уртача алганда 7 процентка кыйммәтләнәчәк.

Шулай да алдагы өч елда әлеге секторда инфляция тотрыклы төс алачак, дип фаразлый Икътисади үсеш министрлыгы. Ведомствода шулай ук 2021 ел ахырында азык-төлек бәяләре тулаем алганда 5,3 процентка артачагын искәрткәннәр.

Белгечләр якын араларда ипи, сөт һәм балык бәяләре дә артыр, дип фаразлый. Чөнки җитештерүчеләр әйтүенчә, бу әлеге дә баягы шул инфляция белән бәйле. Моннан тыш, бәяләр артуга тармактагы кадрлар кытлыгы, хайван авырулары һәм башкалар да йогынты ясый, ди алар.

Ипи, сөт һәм балыктан тыш, икътисад базарында бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә һәм суган кебек яшелчәләрнең дә һәрдаим бәяләре арту күзәтелә. Быелның җәй айларында әлеге төр товарларга бәяләрнең кинәт күтәрелүен белгечләр бер сезоннан икенче сезонга күчеше белән аңлатып, алга таба аларның хаклары төшүен фаразлаган иде. Тик бәяләрнең “нәфесе”н әллә ни тыя алмадылар. Хәзер инде аларны “йөгәнләп” булмауның сәбәпләрен сезонның уңышлы килмәве белән бәйләп аңлаталар.

Белгечләр шулай ук Россиядә азык-төлеккә бәя арту темплары гомуми инфляциядән бер-ике пунктка югарырак дип саный. Россия Банкы фаразлавынча, еллык инфляция 5,7–6,2 процентны тәшкил итәчәк.

Иң популяр товар бәяләре

Товар исеме

Кг һәм литрларда

 

 Уртача бәя Үзгәреш (процентларда)
4 октябрь 11 октябрь
Ит (сөяксез иттән кала) 382,92 383,50 100,15
Тавык (тавык ботыннан кала) 160,36 163,54 101,96
Ысланган колбаса 412,40 425,86 103,26
Атланмай 523,87 525,56 100,32
Көнбагыш мае 124,37 124,30 99,94
2,5–3,2 процент майлылыктагы пастеризацияләнгән сөт 48,42 48,74 100,66
2,5–3,2 процент майлылыктагы стерильләштергән сөт 74,25 73,92 99,56
Каймак 167,88 169,88 101,19
Майлы эремчек 308,06 313, 11 101,64
Йомырка 59,85 62,34 104,16
Шикәр комы 47,61 47,83 100,46
Бодай оны 35,76 36,19 101,20
Карабодай 85,30 85,30 100,00
Бәрәңге 35,93 36,05 100,33

*Татарстанстат мәгълүматлары

Зөһрә Садыйкова

Фото: viruslife.ru


Фикер өстәү