Котсыз кодлы чак: тагын кайларда QR-код сорачаклар?

Һәр кеше нәрсәгә дә булса ышанып яши. Кемдер өмет чаткысын диндә, кайсылары  хорафатларда таба, саннар, нумерология белән мавыга. Менә шундыйлар 999 санының куркыныч саннар рәтендә булуын беләдер. Чынмыюкмы төпченеп тормыйк. Бу санның хәзерге вазгыять яссылыгында никадәр шомландыргыч булуы менә нәрсә шүрләтә. Узган җомгада Россиядә яңа антирекорд куелды: бер тәүлек эчендә коронавирус 999 кешенең гомерен өзде.

Яңача яшиләр

Россия коронавирустан бер тәүлек эчендә үлүчеләр саны буенча дөньяда беренче урынга чыкты. Аннан соң исемлектә – Мексика, Украина, Филиппин, Таиланд. Куркыныч саннар моның белән генә чикләнми. Соңгы тәүлектә чир йоктыручылар 34325 кеше иде.

Киеренке вазгыятьне QR-код системасын кертеп җайларга тырышкан Россия төбәкләре саны да арта. 22 төбәктә кафе-рестораннарга керү, 25 төбәктә – спорт чараларына йөрү, 13 төбәктә  кунакханәләргә урнашу өчен QR-код кирәк.

Әйтик, шушындый ук система буенча яшәү рәвешенә Красноярск крае да күчәргә җыена. 1 ноябрьдән башлап биредә яшәүчеләрдән мәдәният, сәнгать учреждениеләре, спорт чараларына керү өчен QR­-код сораячаклар.

Тыва Республикасы да бу кагыйдәләргә буйсыначак. 1 ноябрьдән анда да мәдәният, спорт, кафе-ресторан, кунакханә, сәүдә үзәге эшчәнлеге QR-кодларга бәйле булачак.

Татарстан бер атна буе шулай яши. Әлегә ялган белешмәләр белән тотылган кешеләр саны турында да, эшмәкәрләр югалтуга дучар булган керем күләме турында да сөйләргә иртәрәк. Аның каравы чикләүләр һәм мәҗбүри вакцина ясату чарасы үз нәтиҗәсен бирде. Татарстанда коронавируска каршы коллектив иммунитет күрсәткече 31 процентны тәшкил итә. Гомумән алганда, прививканы 1258446 кеше кадаткан. Вакцинаның икенче дозасын 987370 кеше алган. Узган атнаның соңгы ике көнендә 33 меңләп кеше прививка кадатып өлгергән.

Прививка кадатучылар саны үсешен башкалада да күзәтәләр. Әйтик, элегрәк вакцина ясатучылар саны көненә 1–2 мең булса, хәзер 7 меңгә җитә. Мондый күрсәткеч бу елның декабренә кадәр Казанда яшәүче халыкның 80 процентын вакцинацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Син бармасаң, мин барам

Чикләү булган җирдә аннан котылу җаен караучылар да табыла, билгеле. QR-код, вакцина ясату кебек чаралар пәйда булуга, бер караганда, сәер, кешегә файда китерү күзлегеннән караганда, акыллы тәкъдимнәр дә калкып чыкты. «Сезнең өчен кибеткә барам», «Сезнең өчен сәүдә үзәгенә керәм» кебек игъланнарны гына алыйк. «Авито»да шундый әллә ничә белдерүгә без дә тап булдык.

Әйтик, Лилия исемле берәү кибеткә, сәүдә үзәгенә барып кайту хезмәтен 300 сумнан тәкъдим итә. Светлана исемле ханым исә QR-код таләп ителгән теләсә кайсы урынга барырга әзер булуын әйтә. Кибеттән нидер сатып алырга кирәк булса, моның өчен 300 сум акча сорый. Кеше сайланырга ярата икән, аңа да шартлар тудыра: кибеттән «туры эфир» ясаячак, фото-видео төшерәчәк. Кыскасы, кибеткә бергә барып кайткандай булачак. Бу хезмәт өчен исә өстәмә 200 сум түлисе. Татьяна бары тик «Тандем» сәүдә комплексында гына хезмәт күрсәтәм дип язган. Азык-төлек сатыла торган супермаркет, балалар, техника кибетләренә барырга әзер икән. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгатьләр кабул итә. Түләвен килешербез, ди.

Мондый вазгыятьтә дә акча эшләү, югалып калмау кебек сыйфатлар коткара инде безнең халыкны. Санап киткән хезмәт күрсәтүчеләр бернинди дә кырын эш эшләми, билгеле. Тормышын сәүдә үзәкләреннән башка күз алдына китермәгәннәргә булыша гына бит алар.

Ә менә ялганга корылган хезмәтләр ачы тәҗрибәгә әйләнмәгәе. Яңа чикләүләр, кем әйтмешли, «күләгә»дә эшләүчеләрне уятып җибәрде. Ялган QR-код, белешмә ясаучылар хезмәтләре өчен бәяне икеләтә арттырган. Андыйлар «Телеграм» кебек социаль челтәрләрдә үрчи.

Әйтик, вакцина ясату турындагы белешмә өчен шундый хезмәт күрсәтүчеләрнең берсе 6 мең сум акча сорый. «Дәүләт хезмәтләре» порталына вакцина ясату турындагы барлык мәгълүматлар да кертеләчәк, дип ышандыралар. Прививка дозаларын кадату датасы да күрсәтеләчәк. Шунда ук ПЦР-тест та тәкъдим итәләр. Анысының бәясе – 2 мең сум.

Икенчесе оешма прививка «кадаткан» дигән сүзле белешмә өчен 5500 сум сорый. ПЦР-тест өчен – 2500, «медотвод»ка 3 мең сум түлисе.

Ә без исә ялган кәгазьләр эшләүнең җинаять буларак саналуын искә төшереп үтик. Моның өчен Россия Җинаять Кодексының 327 маддәсе буенча җаваплылыкка тарту каралган. Намусмы, законмы – кем алдында җавап бирәсен кеше үзе сайлый инде.

Чулпан Гарифуллина

Истә тот!

Татарстанда QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр өчен «кайнар линия» телефон номеры эшли. Бизнес вәкилләре Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләреннән +7 (843) 524-90-90-90 телефоны буенча киңәш алырга мөмкин.


Фикер өстәү