Татар композиторы Илдус Якупов вафат

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Якупов вафат. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Композиторлар берлегеннән хәбәр иттеләр.

Композиторның коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган. Аңа 86 яшь иде.

Хушлашу мәрасиме турында соңрак хәбәр ителәчәк, дип искәрттеләр Композиторлар берлегендә.

Илдус Якупов халыкка үзенең күпсанлы җырлары, камера-инструменталь әсәрләре, инструменталь концертлары һәм симфонияләре, шулай ук «Джельсомино в стране лжецов» (1991) дигән операсы аша таныш.


Фикер өстәү