Икътисад министрлыгы Татарстанда QR-кодлар кертелү буенча эшмәкәрләр арасында сораштыру уздыра

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, эпидемиологик хәлнең начар булуы сәбәпле, өстәмә чикләүләр – кайбер җәмәгать урыннарына, спорт, мәдәният оешмаларына QR-кодлар белән генә кертү буенча эшмәкәрләр арасында сораштыру үткәрә.

Сораштыруны сылтамага кереп узарга мөмкин. Чараның максаты – QR-кодлар кертелгәннән соң бизнесның нинди кыенлыклар алдында калуын ачыклау. Сораштыру нәтиҗәләре аноним булачак һәм фәкать гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланылачак.
Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре буенча эшмәкәрләрне борчыган иң кискен мәсьәләләр сайлап алыначак һәм аларны хәл кылу юллары каралачак. Нәтиҗәләр бизнеска булышу чараларын булдыруга да ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: 11 октябрьдән Татарстанда, эпидемиологик вазгыятьнең начар булуы сәбәпле, өстәмә чаралар кертелде. Аерым алганда, хәзер рестораннарга QR-код күрсәтеп кенә керергә мөмкин. Бу аквапаркларга, бассейннар, сәүдә үзәкләренә дә кагыла. Шулай ук 11 октябрьдән кайбер категориядәге кешеләр өчен COVID-19 инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация гамәлгә кертелде.


Фикер өстәү