Барлык диннәр чиркәве тирәсендә Иделдә көймә төпкә утырган

Көймә йөзмә средство ярдәмендә тартып чыгарылган.

Казанның Киров районында Идел суында “Finval 555 көймәсе сай җиргә кереп баткан. Анда өч кеше булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.
“ЧП” ярдан 10 метр чамасы ераклыкта – Барлык диннәр чиркәве каршында килеп чыккан. “Анда шундук коткаручылар килеп җиткән. Йөзмә средство ярдәмендә алар көймәне сай урыннан тартып чыгарган. Тимер көймәдә яньчелгән-бәрелгән урыннар табылмаган. Көймәдәге кешеләргә медицина ярдәме таләп ителмәгән.
“Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе көймә йөртүчеләргә фәкать тикшерелгән урыннарда гына хәрәкәтләнергә, суның таныш булмаган җирләрендә, эхолоттан файдаланып, бик акрын тизлектә барырга киңәш итә”, – дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.


Фикер өстәү