Саналам дип алданма: җанисәпнең 5 нче көне

Бүген илкүләм халык санын алуның бишенче көне. Ике көн элек халык санын алучылар өйдән-өйгә йөри башлады. Билгеле булганча, башка еллардан аермалы буларак, быелгы җанисәптә өч төрле юл белән катнашып була. Халык санын алучыны өенә кертергә теләмәгән кеше күпфункцияле үзәкләрдә урнашкан стационар пунктларга барып, йә булмаса, дәүләт хезмәтләре порталы аша катнаша ала. Җанисәп башланганнан бирле онлайн мөмкинлектән 5 миллион кеше файдаланган инде.

Халык санын алуда мондый ысулдан файдаланучылар арасында шагыйрь Рифат Сәлах та бар. Дәүләт хезмәтләре порталы аша үзе генә түгел, гаиләсе өчен дә җавап биргән. Өйләренә сан алучы килә калса, җанисәптә онлайн рәвештә катнашуларын исбатлаган QR-кодны күрсәтергә җыена ул. «Беркая барып та йөрисе юк, уңайлы. Җанисәп сорауларына татарча җавап бирдем. Алар барысы да конкрет, төгәл иде. Ләкин кайбер сорауларга җавап биргәндә рус теленә күчеп алырга да туры килде. Ник дигәндә, алар камил рәвештә тәрҗемә ителмәгән иде. Ул сорауларның мәгънәсе аңлашылып бетмәде. Әйтик, сезнең өегезгә газ кергәнме дигән сорауның татарча варианты аңлашылмады. Газ котелы дигән сүзне казан дип кенә тәрҗемә итеп куйганнар. Социаль мәсьәләләр белән бәйле тагын берничә сорауда шундый аңлашылып бетмәгән урыннар күп иде», – ди шагыйрь.

Рифат Сәлахка кайбер сорауларда графаларның аз булуы да ошамаган. «Әйтик, кеше рус теленнән кала тагын дүрт тел белә икән, анкетада аның дүртенче телен язарга мөмкинлеге юк. Төрек, гарәп, инглиз телләрен беләбез икән, аларның берсен төшереп калдырырга туры киләчәк дигән сүз. Безнең илдә полиглотлар күп бит. Шуңа күрә ничә тел белүне күрсәтү кирәк булган графада, ким дигәндә, биш юл куелсын иде», – ди шагыйрь. Халык санын алуда һәркем катнашырга тиеш дигән фикердә ул. «Халык санын алуны илнең безне ничектер кайгыртуы, хәлебезне белешүе кебек кабул итәм. Анда нәкъ менә социаль мәсьәләләр буенча да сораулар бар. Җанисәптә һәркайсыбызга актив катнашырга, үз милләтебез, халкыбыз өчен, кимендә үзебезне татар дип язып, татар телендә сөйләшәбез дип күрсәтеп, аз булса да файда китерә алабыз икән, моны эшләргә кирәк», – ди Рифат Сәлах.

Сүз уңаеннан, сан алучы бар мәгълүматны кеше сөйләгәннәр буенча гына язып бара. Аңа ниндидер документ күрсәтергә кирәкми. Әгәр документ күрсәтүегезне, керемегез турында мәгълүмат җиткерүне сорыйлар икән, бу хакта полициягә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Бер вакыйга, яңалыкны да игътибардан читтә калдырмаган кырыгалдарлар бу очракта да төп башына утырта күрмәсен. Моннан тыш үзен сан алучы дип таныштырган кеше җанисәп белән бәйле булмаган ят сорау бирергә, сорауларга ишегалды кебек урыннарда җавап бирергә чакырырга, смс-хәбәр аша килгән ниндидер кодны әйтүегезне сорарга тиеш түгел. Халык санын алучыны өстендәге зәңгәр жилеты, сумкасы, шарфы, махсус таныклыгы буенча танып була.

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда халыкның 85 проценты җанисәптә катнашачагын әйткән. Җавап бирүчеләрнең 89 проценты фикеренчә, халык санын исәпкә алу – ил өчен әһәмиятле вакыйга. 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү