Яктылыкка кем илтер?

Агымдагы елның җәеннән бирле Камал театры, дөресрәге, әлеге театрның хәзерге һәм төзеләчәк бинасының язмышларын күзәтеп баручылар шактый булды. Узган атнада яңа бинаның планын төзү өчен июльдә үк игълан ителгән бәйгенең финалчыларын сайлап алдылар. Алга таба ни көтәсе? Шул уңайдан Хөкүмәт йортында кайбер сорауларга җавап бирделәр.

Театр өчен яңа бинаны кем салачак?

Камал театрының яңа бинасы өчен архитектура планын кем эшләячәген бары тик киләсе елның 3 февралендә генә беләчәкбез. Әлегә махсус оештырылган бәйгенең финалчылары гына билгеле.

– Июль аенда игълан ителгән бәйгегә барлыгы 537 катнашучы (шуларның 23е – Татарстаннан. – Ред.) гариза җибәрде. Кагыйдә буенча чит ил архитектура бюролары Россия компанияләре белән берләште, һәм без сигез финалчы команданы билгеләдек, – дип сөйләде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сигез команданың бишесендә Татарстан архитекторлары булуын искәртте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчегә – 2,5 млн сум, II урынга – 1,5 млн сум, III урынга  1 млн сум акча биреләчәк.

Яңа бинада тагын ниләр булачак?

Бу турыда Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде:

– Беренчедән, яңа бина парк территориясендә булачак. Аның ишекләре без гадәтләнгәнчә кич белән генә түгел, көн дәвамында ачык торачак. Бәйгедә катнашырга теләүче архитекторларга без билгеле бер шартлар куячакбыз. Мәсәлән, әлеге бинада лекторийлар һәм репетицияләр уздыру өчен махсус заллар, ике җир асты парковкасы, халык артистлары өчен аерым гримеркалар булырга тиеш. Ягъни яңа бина Камал театры артистлары өчен дә, халык өчен дә уңайлы шартлар белән баетылырга тиеш, – диде ул.

Бу – экспертлар советының кайбер таләпләре генә әле. Таләпләр, дигәннән, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев халык фикерен дә ишетергә һәм ишеттерергә тели:

– Без финалчылар өчен «шәһәрлеләр театры» форматында тамаша әзерлибез. Анда безнең театр тамашачысы, Казанда яшәүчеләр бәйгедә катнашучылар белән йөзгә-йөз карашып диярлек аралашачак, бу исә аларга бер-берсен ишетергә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул. – Әлеге спектакльнең режиссеры – Ксения Шачнева. Ул «Моң» театр мәйданчыгында «Чын татар» спектаклен куйган иде. Ул миңа бик көчле тәэсир итте.

Тарихи бинаны ни көтә?

Бу сорау әле дә күпләрне борчый. Билгеле, Камал театрының яңа бинасы турында сөйләшкән чакта, хәзергесе турында да сөйләшү булырга тиеш иде кебек. Ләкин Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова очрашу башында ук: «Камал театрының хәзерге бинасы турында сораячагыгызны беләм, шуңа күрә алдан ук сорамавыгызны үтенәм. Бәйгегә килгән гаризалар арасында Камал театрының бүгенге бинасын яңа төзеләчәк бина белән бердәм комплекс буларак күрергә теләүчеләр бар. Шуңа да әлеге бинаның язмышы бәйгенең җиңүчесе билгеле булгач кына хәл ителәчәк», – дип ассызыклады.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү