Казан халкына Россиянең бәйсез театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк

«Поехали!» Нәкъ тә шушы исемдәге проект, төрле төбәкләрнең бәйсез театрларын берләштереп, Казан халкына спектакльләр тәкъдим итәчәк. Катнашучылар исемлегендә Казан, Мәскәү, Калуга һәм Түбән Новгород шәһәрләренең театраль берләшмәләре кергән.

«Поехали!» проекты заманча театр сәнгатенең күптөрлелеген күрсәтәчәк. Яңа жанрдагы спектакльләр Казанда ноябрьдән башлап Милли китапханәдә тәкъдим ителәчәк. Проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашыралар.

Гомумән алганда, әлеге проект Россиядә 8 октябрьдән 2 декабрьгә кадәр кызыклы тамашалар тәкъдим итәчәк. Оештыручылар 4 шәһәрне колачларга җыена. Казанда проект спектакльләре 2-24 ноябрьдә узачак.

58 төрле иҗади эш 3 меңләп тамашачыны җыяр дип көтелә.

ПРОЕКТТА КАТНАШУЧЫ СПЕКТАКЛЬЛӘР:

— «Театр post» (Санкт-Петербург);

— Pro Art’s (Калуга);

— ЦТМ (Түбән Новгород);

— «Хронотоп» (Санкт-Петербург — Мәскәү);

— «Угол», «Театр. Акт» и «Әлиф» проектлары белән берлектә MOÑ театраль берләшмәсе (Казан);

— «Июльансамбль» театр компаниясе (Мәскәү).


Фикер өстәү